Иң яхшы күргәзмәләр ачыкланды
Апас районының 95 еллыгына багышланган, предприятие һәм оешмаларның тарихын чагылдырган “Иң яхшы күргәзмәләр” районкүләм бәйгесенә йомгак ясалды.
(29 август, “Апастово-информ”).
Апас районы оешуның 95 еллыгы уңаеннан узган бәйрәмдә оешмалар, предприятиеләр күргәзмәләр тәкъдим иткәннәр иде.
“Иң яхшы күргәзмә” районкүләм бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Әлеге күргәзмәләрдә районыбызның үткәне һәм бүгенгесе чагылыш тапты. Биредә районыбызның оешуы, күренекле шәхесләре, беренче җитәкчеләре турында истәлекләр, фотолар урын алган. Колхозлашу чоры, ачлык еллары, Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән фидакарь хезмәтчәннәр турында бай материал тупланган. Һәр оешманың үткәне һәм бүгенгесе чагылдырылган, хезмәт ветераннары барланган. Шулай ук күргәзмәләрдә элеккеге һәм заманча эш җиһазлары да тәкъдим ителде.
Күргәзмәләрнең барысы да игътибарга лаек иде. Ә җиңүчеләргә килгәндә - Гран-Прига район үзәк хастаханәсе лаек булды. Беренче урында – район эчке эшләр бүлеге, икенче урында – Апас “Кояшкай” балалар бакчасы һәм Апас урта мәктәбе. Өченче урыннарны Буа электр челтәрләренең Апас филиалы, районның газ хезмәте һәм янгыннан саклау бүлеге оешмалары бүлеште.
“Хаҗәр” рухи-әхлакый үзәк “ Рух маягы”, район мөхтәсибәте “Гасырлар зирәклеге” номинацияләре буенча бүләкләнделәр. Апас спорт мәктәбе тамашачылар мәхәббәтен яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев