Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Инзилә Солтанова “Һөнәрем – яраткан шөгылем”

Үзләре, чибәр, үзләре уңган бу авыл кызлары. Йөзләреннән нур бөркелә, кулларыннан гөл тама аларның. Нинди генә эшкә алынсалар да, кайда гына яшәсәләр дә сынатмыйлар, югалмыйлар.

Апаста яшәүче Инзилә Солтанова уңган, алга омтылып яшәүче авыл кызларының берсе. Бүгенге көндә ул декрет ялында, тормыш иптәше Азат белән  нәни уллары Азаматны үстерәләр. Яшь Солтановлар гаиләсе Апасны үз итеп, туган районда төпләнеп яшәргә булган. Үз йортларын да булдырып, киләчәккә зур максатлар куеп, уй-хыялларын чынга  ашырырга омтылып яшиләр алар. Тормыш иптәше район электр челтәре оешмасында хезмәт куя, электромонтер вазифасын башкара. Декрет ялында булган Инзиләнең исә көннәре аеруча бик кызыклы һәм тиз уза.  Көн туып, кич җиткәнен сизми дә кала икән ул. Үзенә файдалы шөгыль дә тапкан. Соңгы вакытта аш-су, үзенчәлекле ризыклар әзерләү белән мавыга ул.


Инзилә – Чүрибураш авылы кызы. Кечкенәдән үк чая, җитез булып үскән ул. Уңган, кул эшләренә оста, иҗатка гашыйк, әнисе Гүзәлдән матурлыкны танырга, тоя белергә дә өйрәнгән. 


- Әнием һөнәре буенча укытучы. Озак еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде, аннан соң татар теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирде. Ул бик матур итеп рәсем ясый, биергә ярата. Кул эшләрен аеруча да яратып, күңел биреп башкара. Оста итеп бәйли, чигә, тегә. Без дә кечкенәдән сеңелем Тәнзилә белән аңардан күп нәрсәгә өйрәнеп үстек. Аның янәшәсендә тик тору мөмкин түгел, билгеле, - дип елмая Инзилә.


Әнисе үрнәгендә тырыш, Инзилә үзе дә гүзәллеккә тартыла. Рәсем ясарга яраткан кыз дизайнер-модельер булу теләге белән яна. Шул ук вакытта аш-су әзерләү белән дә кызыксына.  9 сыйныфны тәмамлагач, укытучы булу теләге дә уяна. Тик ул күбрәк повар-кондитер һөнәренә тартыла һәм халыкара сервис көллиятенә укырга керә. 


- Повар-кондитер һөнәрен бик яратып үзләштердем. Беренче хезмәт күнегүемне ипи пешерү заводында уздым. Билгеле, беренче пешергән ризыгым ипи булды. Аннары мәктәпләрдә дә эшләдем. Диплом алгач, беренче хезмәт юлымны Казанның 169нчы мәктәбендә пешекче вазифасында башладым. Югары белем алырга да теләдем. Инженер-технолог белгечлеге буенча югары белем алдым, - ди ул.


Инзилә яраткан шөгыленнән аерылмый. Апаска кайткач, аграр көллияткә укытучы булып эшкә килә, үзенең осталыкларын, эш тәҗрибәсен булачак пешекчеләр белән дә уртаклаша.


- Аграр көллияткә эшкә урнашып, әнинең дә хыялын тормышка ашырдым дияргә була. Чөнки ул мине укытучы итәсе килде. Бу вазифада мин укытучы да, шул ук вакытта яраткан һөнәремнән дә аерылмадым. Хезмәтемне яратып башкардым. Белгәнем белән бүлештем, уртаклаштым, яшь студентларга да җиткердем, - ди ул.


Декрет ялына чыккач, Инзилә тәмле аш-су пешерү эшен дәвам итә. Заманча ризыклар әзерләү белән дә мавыга башлый. Интернет челтәрендә төрле аш-су осталары белән дә танышып, аралаша. Яңалыкка омтылып, махсус курслар уза, белемен тагын да арттыра ул. Яраткан шөгылен тормыш иптәше дә хуплый. Үзе дә теләктәшлек күрсәтә.


- Һәрвакыт тормыш иптәшемнең ярдәмен тоям. Яңа өйрәнгән ризыгымны тиз арада пешереп карап, беренче иремә авыз иттерәм. Туганнарыбыз килгәндә дә табынны үзенчәлекле итеп корам. Төрле кабымлыклар, салатлар әзерләп, аларны төрлечә бизим. Бизәү эшен аеруча да яратып башкарам. Күпләргә вак эш булып тоелса да, минем өчен ул күңелгә рәхәтлек бирә. Мин ул эштән армыйм, киресенчә ял алам. Матуррак чыкканнарын фотога төшереп, социаль челтәрләр аша дусларым, туганнарым белән дә бүлешәм. Алардан мактау сүзләре килгәч, канатланып китәм. Тагын да кызыграк итү теләге белән яна башлыйм, - ди ул.


Күпчелек тиз эшләнә торган, җиңелчә ризыкларга өстенлек бирә Инзилә. Милли татар халык ашларын да бик яратып әзерли. Күпереп, кызарып пешкән бәлешләре, өчпочмаклары, пәрәмәчләре авызда эри. Ә менә төрле кабымлыклары, бутербродлары күз явын алырлык, хәтта орынырга да куркып, карап кына торасы килә. 


Әнә шулай күңелендәге гүзәллекне тәмле-тәмле ризыклары аша башкаларга да өләшә уңган хуҗабикә Инзилә Солтанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев