Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Йолдыз” (“Звезда”) игълан иткән “Мин әнигә охшаган” бәйгесенә икенче язманы Апастан Ләйсән Хасанова юллады

Минем әниемнең исеме Хәбибуллина Гөлнур Харис кызы.

(24 ноябрь, «Апастово-информ)


 

Апас авылында яши, гомере буе үз хезмәтенә тугры булып, балаларга белем бирде. Минем әнием хэзер лаеклы ялда. Без килгән вакытка тэмле ризыкларын әзерләп көтеп тора. Җэй көннәрендә бакчада бик матур чәчәкләр үстерә. Ишек алды тутырып каз, үрдәген үстерәләр. Мәктәптә эшләмәсә дә ул укыткан укучылар һәрвакыт шалтыратып, килеп хәлен белеп торалар. Безнең әни бик кунакчыл кеше, бездә беркайчан да кеше өзелми. "Чәчәк апа" диеп сеңелләре, энесе һәрвакыт килеп йөриләр. Бүгенгесе көндә мин дә Апас урта мәктәбендә нәни йөрәкләргә белем бирәм. Мин әниемнең юлын сайладым, мин әниемә охшаган. Әниемне бэйрэм белэн котлыйбыз. Барлык әниләргә озын гомер, нык сәламәтлек телибез. Без килгәндә туган йортның тәрәзәләрендә утлар булып, капкалар ачык торсын иде дигән теләктә калабыз❤❤❤❤❤

Иң матур юллар —син йөргән юллар.
Иң тәмле сулар — син биргән сулар.
Иң йөмшак куллар — син сөйгән куллар.
Иң якты моңнар — син белгән моңнар.
Иң кайнар эзләр —син баскан эзләр.
Иң моңлы күзләр —син баккан күзләр.
Иң тугры сүзләр — син әйткән сүзләр.
Иң сабыр йөрәк — синең йөрәгең.
Иң талмас беләк —синең беләгең.
Иң изге теләк —синең теләгең.
Иң бөгелгән бил —ул синең билең.
Гөл сибелгән тел — ул синең телең.
Үч тотмас күңел —синең күңелең, Әни!
(Фәнис Яруллин).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

11

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев