Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Йолдыз” (“Звезда”) игълан иткән “Мин әнигә охшаган” бәйгесенә өченче язманы Багыш авылыннан Идиятуллина Гөлшат Кәрибулла кызы юллады.

Апас районы Багыш авылында яшәүче әнием Нуртдинова Фәнзилә Нуртдин кызына тиздән 92 яшь тула.

(24 ноябрь, «Апастово-информ»)


 

Әниебезнең бала чагы сугыш чорына туры килеп, ачлы-туклы, михнәт күреп үскән ул.

6 баланың иң олысы булып, якыннарын кайгырту да аның өстендә булган. Сугыштан сонгы авыр елларда торф чыгаруда, тимер юлда эшләгән, гомере буе колхозда эшләп ялга чыкты

...Әтиебез белән 4 балага тәрбия-белем биреп, олы тормышка озатканнар. Уңган-булган әнием төп йортта яшәп, гел кунаклар каршы алып, сыйлап, күчтәнәчләрен төяп озата иде (эле хәзер дә). Җәй буе төрле дару үләннәре җыя, орлыклар булдыра, йон эрләп оекбашлар бәйли иде. Ул хәзер дэ хәрэкәттә, тәсбих тартып, догаларын укып безгэ теләкләр тели.

Мин дә авылда яшим, төп йортта яшәүченең изге вазифалары миңа да күчте, йомшак күңелле, изге җанлы, кунакчыл әниемнән үрнәк алуым, шундый әнием исән-сау булуына бик бәхетле, шатмын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев