Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Йолдыз” (“Звезда”) игълан иткән “Мин әнигә охшаган” бәйгесенә беренче язманы Югары Акхуҗадан Минкина Гүзәл Хәбибулла кызы юллады

«Минем Акхуҗада яшәүче әнием Гыйлаҗева Рәшидә Шәйхетдин кызы 14 декабрьдә Алла бирса 87 яшен тутыра.

(22 ноябрь, «Апастово-информ»)


 

Ул 6 бала үстерде. Мин икенче баласы - Минкина Гүзәл Хәбибулла кызы. Мин дә әнидән калышмаган, 4 бала үстердем. Әниебез шулай җиләк, мәтрүшкәләр җыярга ярата ,мин дә шулай ук яратам. Камыр пешерә иде: кем туй ясый, кем баласын армиягэ озата - нинди генә мәҗлес булмасын, ул шунда булды. Мин дә шулай ук пешерегэ бик тә яратам.

Әнидә гел кайтучы кунаклар күп гөрләп тора, минем дә шулай ук кеше бетеп торганы юк.

Мин әнием белән горурланам, ул гомер буе эштә булды, сыер асрады, пенсиягә чыккач та тик ятмады, эшкә чыкты, эшләмәгән эше калмады, балалар бакчасында да эшләргә язды  пешекче булып.

Мин дә балалар бакчасында 32 ел буе эшләдем, пенсиядә булсам да, анын кебек яңадан эшкә чакырдылар.

Әниебезне туачак Туган көне белән котлыйм! Аңа исәнлек, саулык телисем килә, шулай шат күңелле булып калырга, безне шатландырып яшәргә язсын!

#Минәнигәохшаган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев