Ирек Бикчурин: ”Рәхмәтле йөзләр – икеләтә бәхет”
УЗИ - замана медицинасында кулланылган иң нәтиҗәле тикшеренү ысулларының берсе. Гадәттә, ул табиб кушуы буенча уздырыла. Аны үзлегеннән барып ясатучылар да бар. Ничек кенә булмасын, УЗИдан куркырга кирәкми. Аны йөкле хатын-кызлар да, балалар да ясата ала. Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә УЗИ кабинетында дүрт табиб халыкка хезмәт күрсәтә.
Шуларның берсе, бар гомерен медицина өлкәсенә багышлаган, үзенең тәҗрибәсе, үткен күзе, югары һөнәри осталыгы ярдәмендә күпме кеше гомерләрен саклап калган, Республиканың Атказанган табибы - Ирек Сәгыйть улы Бикчурин. Барлыгы 50 елдан артык халык сәламәтлеге сагында тора ул. Шушы еллар эчендә күпме язмыш, күпме өмет тулы караш үткән аның кулыннан.
-Әнием иртә вафат булды. Шул зур йогынты ясаган, күрәсең. Балачакта алган күңел ярасы табиб һөнәрен сайларга этәргәндер дип уйлыйм. Шул вакытта табиблыкка укып чыгып, бөтен кешеләрне дә дәвалау теләге туды, - ди ул үзе.

Ирек Сәгыйть улы тумышы белән Чүпрәле районыннан. 1978нче елны Казан Дәүләт медицина институтын тәмамлагач, Казан клиник хастаханәсендә хирургия тармагы буенча интернатура уза. Шуннан соң, юллама белән Апаска эшкә кайтып, хезмәт юлын табиб-хирург булып башлый.
-Ул вакытта ике районга - барлыгы 140 авыл халкына хезмәт күрсәттек. Юллар юк, эшләргә шартлар юк. Хәтерлим әле, төнлә ашыгыч операция ясаганда кинәт ут сүнде. Нишләргә? Тәрәзә аша гына фаралар белән яктырттык та, операцияне дәвам иттек. Эшләгән дәвердә авыр мизгелләр күп булды инде, - дип искә ала ул.
1991нче елда Апас үзәк хастаханәсенә беренче УЗИ аппараты кайтарыла. Ул табибларга эшләр өчен яңа мөмкинлекләр бирә. Җаваплылыгы, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы белгеч ул вакытта инде баш табиб урынбасары вазифасында була. Яңа аппарат белән эшләү ысулы белән ул да кызыксына башлый. Башта үзлектән өйрәнә, эзләнә, һөнәри белемен дә кулланып, әлеге аппарат белән авыруларны тикшерергә алына. 2008нче елда Казан дәүләт медицина академиясендә “Ультратавышлы диагностика” һөнәрен үзләштерә.
- Хәзер медицина бик нык алга ките. Эшләү өчен барлык шартлар да бар. Элеккеге аппаратлар белән эшләве бик җайсыз иде. Безнең өчен иң элек, күз күреме - ягъни, визуализация мөһим. Тора-бара хастаханәгә цифрлы - флюорография, маммография, УЗИ аппаратлары кайтарылды. Бүген инде яңа, заманча җиһазлар белән эш итәбез. Алар ярдәмендә инсульт, инфаркт кебек кискен авырулардан коткарып калып була. Безнең һөнәр төгәллекне таләп итә, ялгышлыкны кичерми. УЗИ нәтиҗәсендә катлаулы операцияләр ясала. Ә инде райондашларыбызның рәхмәтле йөзләре – күңелгә икеләтә бәхет өсти, - ди тәҗрибәле табиб.
Хезмәттәшләре белән дә аңлашып, ярдәмләшеп эшли ул. Апас үзәк хастаханәсенең дерматологы Гүзәл Ханнанова УЗИ белән тикшерү ысулына өч элек алынган. Кыска гына вакыт эчендә яңа һөнәрдә танытып та өлгергән үзен. Моның өчен ул Ирек Сәгыйтовичка рәхмәтле.
- Минем укытучым да, остазым да ул. Нинди генә авыр очрак булмасын, иң элек аның янына киләм. Ул үзенең киңәшләрен бирә, белеме белән уртаклаша. Исән-сау гына булсын. Киләчәктә дә тыгыз элемтәдә, дус-тату булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп, матур итеп эшләргә насыйп итсен, - ди ул үзе.
УЗИ кабинетларында шулай ук тирән белемле, һәркемгә игътибарлы һәм ихтирамлы булулары белән аерылып торган баш табиб Алевтина Керимова һәм гинеколог Кадрия Мефодьева эшли. Халык өзелми биредән. Күрше районнарыннан кадәр килеп тикшеренү узалар, канәгать калып, рәхмәт әйтеп китәләр.
-Озак еллар Апаста яшим. Берәр җирем авыртса, Ирек Сәгыйтович янына киләм. Ул җентекләп карый, барысын да аңлата, киңәшләрен бирә. Бик җаваплы да, кешелекле дә, игътибарлы да ул. Аның яныннан чыккач, тынычланып китәм. Бик хөрмәт итәм мин аны, - ди Наилә Петрова.

Биредә балаларны да, яңа туган сабыйларны да, йөкле хатын-кызларны да кабул итәләр. Карын куышлыгын, кан тамырларын, йөрәкне һәм башка органнарны тикшерәләр. Берәр шик туса, клиник хастаханәләренә юллыйлар. Авыруны вакытында ачыкларга тырышалар. Ел дәвамында 8 меңгә кадәр кеше УЗИ диагностикасы уза.
Шәхси тормышында да бәхетле Ирек Сәгыйть улы. Тормыш итпәше, үзе дә медицина өлкәсендә эшләп чыккан Илсөяр апа белән 45 ел кулга-кул тотынышып, бер-берсен хөрмәт итеп, Апаста гомеркичерәләр. Соңгы елларда хезмәттә дә бергә иделәр. Илсөяр апа УЗИ кабинетында тормыш иптәшенең уң кулы булды. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстереп, югары белем алырга ярдәм иттеләр, олы тормыш юлына чыгардылар. Бүгенге көндә оныклар сөяләр. Хезмәттәшләре, райондашлары арасында да абруйлы, үрнәк булып, тормыштан ямь табып, һәр туган көнгә рәхмәт әйтеп яши Ирек Сәгыйть улы.
-Сәламәт булып, тыныч күңел белән яшәр өчен бары тик үз-үзеңә игътибарлы булырга кирәк. Беркайчан да куркып калмагыз. Елга бер булса да, тикшеренеп торыгыз. Яхшы ашагыз, файдалы ризыклар кулланырга, ешрак саф һавада йөрергә тырышыгыз. Вакытында ял да итә белегез. Сәламәтлек - төп байлыгыбыз. Шуны онытмагыз. Исән сау булыгыз, - дип киңәшләрен һәм теләкләрен җиткерде Ирек Сәгыйтович.
Ландыш Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев