Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Иске Йомралы авылында гомер кичерүче Гарәфетдин бабай Миңнуллинга 95 яшь тулды

Аңа Рәсәй Президентының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

(7 ноябрь, “Апастово-информ”).



- Яшьтән үк хезмәттә булдык без. Ул заманда колхозда бернинди техника юк. Ат белән чәчәргә дә, урырга да, сугарга да туры килә иде. Биябашы авылыннан Каратунга урман да ташыдык, терлекчелек, тирмән эшләре дә калмады. Кемеровода яшәгәндә шахтада да эшләдем. Тегермәндә эшләп лаеклы ялга киттем, - дип искә ала хезмәт юлын Гарәфетдин бабай.
Гарәфетдин бабай тормыш иптәше Сәридә әби белән 60 ел тату гомер кичергәннәр. Өч кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә балалары, оныклары үз гаиләләре белән яшәсәләр дә, әтиләрен онытмыйлар, кайтып, хәлләрен белешеп, хасиятләп торалар. Тик янында сөекле Сәридәсе генә юк. Яшьлегендә кавышып гомер иткән хатыны 12 ел элек дөнья куйган.
Бик өлкән яшьтә булса да, бирешми әле бабай. Үз акылында, хәтере нык, зиһене ачык аның. Җыйнак кына, җылы өендә, үз җаена, үз көенә берүзе гомер кичерә ул. Әйбәт кенә үз аягында йөреп тора. Үзе кибеткә барып кирәкле әйберен дә ала. Ишегалларына чыгып һава да сулап керә. Туган көнен дә ул якыннары янәшәсендә, күтәренке рухта, шат кәеф белән каршылады. Үзенә күрсәтелгән хөрмәтләүләргә сөенеп, кат-кат рәхмәтләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев