Югары Балтайда гомерен туган җиренә багышлаган, район үсешенә зур өлеш керткән олы шәхес Мәхмүт абый Сәлахов белән хушлаштылар
Тынгысыз җаны белән авылның киләчәге өчен борчылып яшәгән, башактагы һәр икмәк бөртегенең кадерен белгән җир улы Мәхмүт абый Сәлаховны соңгы юлга озаттылар. Әле күптән түгел генә ул үзенең 80 яшьлеген каршылаган иде.
(1 август, «Апастово-информ»)
9 балалы гаиләдә туып-үскән Мәхмүт абыйга Ходай тырышлыкны да, сәләтне дә, тынгысызлыкны да өеп биргән иде. Мәхмүт абый Сәлахов 14 яшендә үлчәүче булып эшли башлап, тырышлыгы нәтиҗәсендә хезмәт бусагасының биек баскычлары буйлап нык адымнар белән атлаган. Гади хезмәткәрдән җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән. 62 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән. Хезмәт кенәгәсен бер генә эш урыны язылган иде аның. Крупская исемендәге колхозда төрле хезмәт вазифаларын үтәгән.
1959 елда колхозда эшли башлый. 5 ел икмәк кабул итүдә эшләп, армия сафларына китә. Германиядә 3 ел да, 4 ай танкист булып хезмәт иттеп кайтканнан соң, авыл хуҗалыгы белгечлеге алу өчен Чистайга укырга керә һәм колхозда тракторчы булып эшли башлый. 3 елдан яшь белгечне баш инженер итеп билгелиләр. 10 ел әлеге вазифада һәр техниканы өйрәнә ул. Бу белемнәр колхоз председателе вазифасына керешкәч тә, ярдәмгә килә. Мәхмүт абый җитәкчелек иткән чорда 12 күпер эшләнелә, 5 мәчет төзелә, чишмәләр яңара, клуб, мәктәп, хастаханә, янгын сүндерү депосы төзелә. Алар хәзер заманча төзекләнеп эшен дәвам итә.
Мәхмүт абый Кече Бакырчының иң чибәр һәм акыллы кызы – Гөлсем апа белән тормыш корып, 50 елдан артык гомер кичерделәр. Берсеннән-берсе уңган балалар үстереп, үрнәк, кайгыртучан гаилә башлыгы, әти, дәү әти булды ул.
Мәхмүт абый Сәлахов олыгайган көннәрендә дә чәчү, урып-җыю, печән хәзерләү чорында күңеле белән җир эшенә ашкынды. Басу-кырларны күзәтеп, борчылды, сөенде. Туган ягын яшелләндерергә теләп агач утырту эшләрен башлап йөрде. Төзелеш, бакча эшләрен теләп башкарды.
Мәхмүт абый Сәлахов гомер юлында армый-талмый хезмәт итеп, 32 ел колхоз рәисе булып эшләп, үзеннән соң матур, якты эз, үзеннән соң ныклы алмаш калдырды. Урыны җәннәттә булсын. Якыннарына сабырлык бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев