Югары Ындырчы авылыннан Валентина әби Кривошейна: “Тынычлыгыбызны саклап көрәшүче егетләргә чын күңелемнән булышам!”
Югары Ындырчы авылында яшәүче Валентина әби Кривошейна авырлыкларны күп күргән, сугыш ятимлеген кичергән буынның бер баласы.
(2 сентябрь, «Апастово-информ»)
Валентина әби Кривошейна Красноярск өлкәсе Курагин районы Уральск авылында туып-үскән. Югары Ындырчы авылына 1990нчы елларда кайтып төпләнгән.
Ул әтисе сугышка киткәч дөньяга килә. Аңа әтисе теләге буенча Валя дип исем кушалар.
- Миңа әтине күрергә насыйп булмады. Әти яу кырында хәбәрсез югалды. Ә без әтисез, ачлы-туклы тормышта үстек. Әни безне тилмереп аякка бастырды. Ашатты, киендерде. Ул вакытта бик авыр иде. Хәерчелек, ачлык, ялангачлык, - дип күз яшьләре аша искә ала әби үзенең балачагын.
Сугыш ачысы Валентина әбинең бүген дә күңелен сыкрата, балачак хатирәләрен бик еш искә ала ул. Әби бүген дә чит кеше язмышына битараф кала алмый. Махсус хәрби операциягә киткән егетләргә чын күңеленнән ярдәм итәргә тырыша. Ай саен пенсия акчасыннан өлеш кертә.
- Сугыш бит ул син баймы, ярлымы дип сорамый. Әнием дә хезмәт хакына биргән бозавын фронтка тапшырган. Мин дә тынычлыгыбызны саклап көрәшүче егетләргә чын күңелемнән булышам. Юклык, хәерчелек заманында да кешеләр ярдәм итәргә ашкынган. Ә хәзер бит барлыкта яшибез. Ничек инде битараф каласың, - ди Валентина әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев