Изге һөнәр иясе ул!
Кешеләрең синең, Апасым!

Изге һөнәр иясе ул!

Мөгаллим! Укытучы! Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Сабый күңеленә игелек, шәфкать иңдерүче дә, белем баскычлары буенча югарыга менү өчен юл күрсәтүче дә, авыр чакта ярдәм кулы сузучы да укытучы.

"Укытучы булып туарга кирәк",- ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бар, чөнки  мөгаллим булу өчен зур сабырлык, тырышлык, әхлаклылык, балаларны ярату кебек бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Апас урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гомәрова Рания Габделәхәт кызында бу сыйфатларның барысы да бар.

Рания Габделәхәт кызы 1976 нчы елның 14 нче августында Чувашия Республикасының Батыр районы Кыр Бикшеге авылында төпчек бала булып дөньяга аваз сала. Аның балачагы, мәктәп еллары туган авылында уза. 1994 нче елда Ульяновск шәһәренең И.Н.Ульянов исемендәге педагогия институтына укырга керә, кулына рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы дигән белгечлек буенча диплом ала.  


Рания Габделәхәт кызы хезмәт юлын 1999 нчы елда Апас урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлап җибәрә.  Укытучы эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Педагог балалар күңеленә изгелек орлыклары чәчеп, аларда югары рухи, әхлакый сыйфатлар, гомумкешелек кыйммәтләре, күркәм холык формалаштыра, туган телгә, матур әдәбиятка мәхәббәт уята. Укучыларында әлеге сыйфатларны тәрбияләү өчен, Рания Габделәхәт кызы мөмкин булган төрле эш чараларын кулланырга тырыша. Мөгаллимә төрле заманча технологияләрне оста файдалана, дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрә. Укучылар белән берлектә күпсанлы сыйныфтан тыш чаралар, тәрбия сәгатьләре үткәрүгә дә зур игътибар бирә. Рания Габделәхәт кызы – балаларның яраткан сыйныф җитәкчесе. Ул балаларда  тирән белем,  тормыш күнекмәсе, осталык формалаштыра, акны карадан аерырга, игелекле гамәлләр кылырга өйрәтә.

Үз эшенең остасы булган Рания Габделәхәт кызының укучылары да ел саен төрле дәрәҗәдәге олимпиадалар, әдәби бәйгеләр,  фәнни-тикшеренү эшләре призёрлары булып танылалар. Сәләтле балаларны берләштерүче “Театр+без” драма түгәрәге җитәкчесе дә әле ул. Түгәрәктә шөгыльләнүче балалар республика күләмендә уздырылучы “Сәйяр” театр коллективлары фестивале, якташыбыз Әмир Камалиев исемендәге театраль бәйге лауреатлары исеменә лаек булдылар.

Рания Габделәхәт кызы дистә елга якын татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкләде. Ул - район, республика күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннарга лаек булган укытучы, “ТатарстанРеспубликасы укытучыларыөчен Грант бәйгесе” җиңүчесе, күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, Дипломнар иясе дә. Мөгаллимә «Телләрне, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Рания Габделәхәт кызы - гаиләсендә дә акыллы, өлгер хуҗабикә. Йорт- җирләрендә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Тормыш иптәше Марат Азат улы белән гаилә корып, кызлары Аделия белән Азалия, кияүләре Ильяс өчен үрнәк булып,  матур гомер итәләр. 
Хөрмәтле Рания Габделәхәтовна! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлык, гаилә тигезлеге, балаларыгызның игелеген күреп,укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп яшәвегезне телибез. Мактаулы эшегездә иҗади һәм һөнәри уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын!

 

Олы хөрмәт белән – Апас урта мәктәбе коллективы исеменнән, татар теле һәм әдәбияты һөнәри берләшмәсе укытучылары.


Нет комментариев