Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Карамасар волонтерлары яңа проект башлап җибәрде

Карамасар авылының көмеш волонтерлары “Шәфкатьле остаханә” проектына кушылды.

(23 май, “Апастово-информ”).

   Алар үзләре ирекле рәвештә бинада косметик ремон ясыйлар.
“Музейның Гали Хужига багышланган бүлмәсен ачарга әзерләнәбез. Хәзер бинаны матурлыйбыз”, - ди волонтерларның координаторы Раилә Салавиева.
Гали Хуҗи - Карамасарлылар өчен гади шагыйрь генә түгел, ә символ, авылның визит карточкасы! Аның исеме – һәрвакыт колакта, аның рухы - күңелдә, ә шигырьләренең күбесен хәтта балалар да яттан сөйли. Авылдагы иң зур, төп урам да аның исемен йөртә.

Раилә Салавиева - Гали Хуҗиның якын туганы, кан кардәше. Гали Хуҗиның әдәби мирасын барлауда, аның исемен популярлаштырып, истәлеген саклауда Ралия апаның өлеше гаять зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев