Каратун кызы Ильсия Сибгатуллова: «Якыннарымның җылы сүзләре миңа канат куя»
Кайчак кешенең һөнәре йөрәгенә якын булган шөгыльдән башлана. Каратун кызы Илсөя Сибгатуллова өчен дә нәкъ шулай була: авиация юнәлешендә белем алса да, күңеле аны бөтенләй башка дөньяга - тәмле тортлар, хуш исле камыр ризыклары арасына алып килә.
- Декрет ялымда башланган эшем. Якыннарыма рәхмәтле мин. Алар миңа канат куйды. Хәзер дә ярдәм итеп, шөгылемә рухландырып торалар, - ди ул үзе.
Чыннан да, нәкъ менә декрет ялында Илсөя үзен тулысынча яраткан эшенә багышлый, кулын “камырга салып”, осталыгын чарлый башлый. Илсөянең кул эшенә осталыгы, тәмгә мәхәббәте нәселдән килә. Әнисе Илгизә апа да алтын куллы аш-су остасы.

- Туганнарымны, дусларымны тәмле итеп сыйларга яратам. Бу талант әниемнән килгәндер дип уйлыйм. Әнием бик тәмле пироглар, гөбәдияләр, төрле камыр ризыклары пешерә. Аның ризыклары авызда эри. Мин дә кечкенәдән үк кухняда аңа тагылып, булышып йөри идем, - дип искә ала Илсөя.
Балачакта ук пешерү серләренә өйрәнеп үскән кызның күңелендә татлы хыяллар бөреләнә башлый. Иң беренче пешергән торты турында да бик җылы итеп сөйли ул.
- Беренче тортымны 18 яшемдә пешереп карадым. Бик тәмле килеп чыкса да, ничектер онытылды. Күңел халәте генә булгандыр дип уйладым. Ә менә беренче балам тугач, декрет ялында ныклап торып керештем бу эшкә. Пешерә-пешерә остарып та киттем, - дип сөйли ул.
Бүген инде биш ел дәвамында Илсөя тортлар, тартлар, чизкейклар, рулетлар пешереп, якыннарын да, дусларын да сөендерә. Сникерс, медовик, красный бархат, птичье молоко, молочная девочка кебек татлы тортлары - чын сәнгать әсәре. Аларның тәме дә, бизәлеше дә искиткеч. Ул һәрчак үсештә булырга тырыша: төрле укулар үтә, танылган кондитерларның эшләрен күзәтеп бара, рецептларын өйрәнә, шөгыленең яңа ысулларын эзли.

- Тортлар пешерү күп вакытны алса да, аларны бизәп, җыеп куйгач нәтиҗәсен күрү дә күңелемә зур ләззәт бирә. Ә инде шуның өстенә якыннарымнан мактау, рәхмәт сүзләре ишеткәч - тагын да рәхәтрәк була. Күңелем эреп китә, - ди ул елмаеп.
Һәр эштәге кебек, авырлыклар да очрап тора. Әмма Илсөя кыенлыкларга бирешми. Аның сабырлыгы һәм тырышлыгы һәрчак үз җимешен бирә.
- Бер тортны әзерләү дә күп вакытны ала. Беренче көнне бисквит пешерәм, икенче көнне эчлеген ясыйм, өченче көнгә җыям, дүртенче көнгә генә әзер булырга мөмкин. Кайнатам – әтиемә һәм кайнанам әниемә дә бик рәхмәтле мин. Барлык продуктларны, кирәк-яракларны алар алып кайтып, булышып торалар. Алар бу эшемдә миңа зур терәк, - ди ул.
Бүген Илсөя - үз эшенең чын остасы. Балачакта “чебурашка торты” пешереп караган кыз бүген инде катлаулы рецептларны да җиңел үзләштерә. Иң мөһиме - ул бу эшне бик яратып, күңелен биреп башкара. Шуңа күрә дә аның һәр тортына зур тырышлыгы, сабырлыгы һәм күңел җылысы салынган.
Илсөя Сибгатулловадан нәфис, баллы һәм авызда эри торган классик баллы торт (медовик) рецепты.
Камыры тиз әзерләнә, ә каймаклы крем тортка йомшаклык бирә. Камыр өчен кирәкле продуктлар: ике аш кашыгы бал, бер стакан (200 грамм) шикәр комы, 100 грамм ак май (яки маргарин), ике йомырка, бер чәй кашыгы сода, 400-500 грамм он.
Крем өчен: 20-25 процент майлылыктагы 500-600 грамм каймак, 100-150 грамм шикәр оны (пудра).
Әзерләү тәртибе: Баллы массаны җылытабыз. Калын төпле савытка бал, шикәр һәм ак майны салабыз. Уртача утта болгатып, шикәр эрегәнче җылытабыз. Масса кайнап чыккач, сода өстибез. Масса күбекләнеп күтәрелергә тиеш. Уттан алып, бераз суытабыз.
Камыр басу: йомыркаларны берәмләп өстәп, тиз генә болгатабыз. Аннары әз-әзләп он салып, камыр басабыз. Камыр куе, әмма йомшак булырга тиеш. Аны 6-8 кисәккә бүлеп, 15-20 минутка ял иттерәбез.
Коржларны пешерү: камырны нечкә итеп җәябез, өстенә тәлинкә куеп, тигез түгәрәкләр кисәбез. Вилка белән тишкәлибез. 180-200 градус кайнарлыктагы духовкада һәр коржны 3-5 минут алтынсу төскә кергәнче пешерәбез.
Крем һәм җыю өлеше: каймакны шикәр оны белән болгатабыз. Пешкән коржларны крем белән майлап, өстенә корж калдыкларыннан валчык сибәбез.
Торт йомшак булсын өчен, аны кимендә 3-4 сәгатькә (төнгә калдырсаң яхшы) суыткычка куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев