Каратун мәктәбе коллективы картлар йортында булды
Кешеләрең синең, Апасым!

Каратун мәктәбе коллективы картлар йортында булды

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Каратун мәктәбе укытучылары һәм укучылары Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Бу изге гамәл инде берничә ел кабатлана.

(6 октябрь, “Апастово-информ”).




Өлкәннәр өчен эчтәлекле концерт күрсәттеләр, йөрәк җылыларын өләштеләр. Апа-абыйлар белән ихластан аралашып, аларга күңел күтәренкелеге дә бүләк иттеләр.
Балалар тавышы белән җырланган һәрбер җыр яшьлеккә кайтара, үз куллары белән бүләк ителгән һәрбер открытка: "Без хәтерлибез. Без бәялибез. Без яратабыз" – дигән мәгънәне җиткерә.

Өлкәннәрнең күзләрендә бәхет яшьләре балкыды, ә балаларның йөрәкләрендә мәрхәмәтлелек хисләре туды.
Өлкәннәр күчтәнәчләр алды, тәмле чәйләр эчте, яшь буынның кайгыртуын тойды.


Нет комментариев