Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Кече Бакырчыдан Миләүшә апа Сафина: “Бәхетемне авылда таптым”

Кече Бакырчы авылында яшәүче Миләүшә апа Сафинаның алтын кулларына сокланып кайттык.

(28 август, «Апастово-информ»)


 

Кул астында булган табигый материаллардан ни генә эшләми ул. Җептән, агачтан, кәгазьдән, тукымадан, гипстан гаҗәеп матурлыклар тудыра.
- Кул эшләренә кечкенәдән мөкиббән идем. Мехтан йомшак уенчыклар тегәргә яраттым. Иң беренче теккән уенчыгым - чебурашка. Бик матур килеп чыкты ул. Шуңа сөенеп, тагын ни дә булса эшлисем килде. Әкертенләп кул эшләре - яраткан шөгылемә әйләнде. Балачакта уйнап туймадым ахры, - ди елмаеп Миләүшә апа.
Миләүшә апа үзе Казан шәһәреннән. Ул алты балалы ишле гаиләдә туып-үсә. Пешекче һәм тегүче һөнәрләрен үзләштерә. Кече Бакырчы авылына моннан 14 ел элек килен булып төшә. Бүгенге көндә биредә гаиләсе белән гомер итә. Кичләрен авыл клубында оештырылган “Оста куллар” түгәрәгенә йөри. Кул эшләре белән күбрәк биредә шөгыльләнә.
- Кайчак күңелемне авыр уйлар биләп ала. Әле менә күптән түгел генә әниемне югалттым. Хәзерге вакытта инвалид кайнанамны карыйм. Елыйсы килгән чаклар да була. Шул вакытта клубка керәм дә, барлык борчу-хәсрәтләремне онытам. Биредә күңелем тынычлана. Барыр җирең, сөйләшер-серләшер кешең булгач, бик рәхәт бит, - ди ул.
Авыл клубы эчендә ниләр генә юк... Гүзәллекне күреп шаккатасың. Биредә Миләүшә апаның кулы тимәгән җир юктыр, мөгаен. Матурлыкка чын күңеленнән гашыйк ул.
- Чәчәкләрне каз мамыгыннан ясыйбыз. Гаилә елына багышлап салфеткадан ике аккош ясап куйдык. Агач, кабак сабы, гофрированный кәгазь, пластмасс - нәрсә бар, барысын да кулланабыз. Эпоксид сумаладан йөзекләр дә эшлим. Әле менә яңа елга әзерләнәбез, гипстан фигуркалар иҗат итәбез. Балаларны чакырып, аларга да мастер-класслар күрсәтергә исәп, - ди Миләүшә апа.
Оста куллы Миләүшә ханым шулай ук тозлы камырны әвәләп тә төрле әйберләр ясый, чын сәнгать эшләре тудыра. Өчпочмак, чәкчәк, кыстыбыйларын авыз итеп карыйсы килә, күмәче дә әле яңа гына табадан төшкән кебек кызыктырып тора. Бу эшләр аңарда эстетик зәвык, дизайнерлык осталыгы булдыра.
- Вак тозга су, он, кулга ябышмасын өчен аз гына май кушабыз. Камыр катырак килеп чыкса, вак чәчәкләр дә ясап була. Башта аларны ясыйбыз, аннары киптерәбез һәм буяп куябыз. Шуннан соң, төп нигезенә клей-пистолет белән ябыштырып, форма бирәбез. Чын ризык кебек килеп чыга. Камырдан хәтта картиналар да эшләргә мөмкин, - дип сөйли ул шөгыле турында.
Кичләрен клуб ачылганны көтеп кенә тора Миләүшә апа. Биредә аның якын дусты, сердәшчесе - клуб мөдире Гөлия Вәлиуллина бар. Бар эшне дә киңәшләшеп башкаралар алар.
- Миләүшә апаның авылга кайтып урнашуы - Ходай тарафыннан миңа зур бүләк кебек булды. Иң төп ярдәмчем дә ул минем. Нәрсәгә тотынсам да, аның белән киңәшләшәм. Аның осталыгына сокланып туймассың. - ди 30 елдан артык клуб мөдире булып эшләүче Гөлия Вәлиуллина.
Миләүшә апаның әти-әнисе дә талантлы кешеләр булган. Әтисе гармунда уйнаган, оста итеп рәсем ясаган, әнисе мандолинада көйләр сузарга яраткан. 80 яшенә кадәр сәхнәдән төшмәгән. Миләүшә апага да аларның сәләтләре күчкән. Матур һәм моңлы итеп җырлый да, бии дә белә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев