Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Кече Болгаер китапханәсендә ифтар мәҗлесе үтте

Кече Болгаер авыл китапханәсендә Рамазан аенда 8 Матр уңаеннан гүзәл затларыбыз өчен ифтар ашы уздырылды.

(7 март, “Апастово-информ”).

  Ифтарның беренче өлеше дога кылып, хатын-кызларның җәмгыяттәге эшләре, әниләребез алдында баланың тапкан анага бурычы, 9 ай буе карынында йөрткән, тулгак тотып, дөньяга китергән ул аңа кадер-хөрмәт күрсәтергә тиешлеге хакында төрле вәгазләр тыңланды, аятьләр әйтелде. Рамазан аеның әһәмияте һәм һәр мөселман кешесенең ураза тотырга бурычлары турында төрле киңәшләре җиткерелде.
  Авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина һәм Апас үзәкләштерелгән китапханәләр системасы мөдире Гөлчәчәк Ахманова хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Соңыннан авыз ачып, мөнәҗәтләр әйтелде. Бу хакта китапханә мөдире Гөлүсә Гайфуллина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев