Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Кешеләргә сәламәтлек өләшүемә сөенәм”

Район үзәк хастаханәсенең теш табибәсе Резедә Гобәйдуллина “Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

  Резедә апа турында: “Табибә булып тугандыр”, - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Һәр кешегә карата ихтирамлы, игътибарлы, ягымлы, олысын-кечесен җайлап кына дәвалый, төпле киңәше белән дә ярдәм итә. Теш сызлавы газапларын җиңеләйтер сүзләрен дә таба белә. Кирәк чакта шаярта, кирәк урында шелтәләп тә ала. Гомумән, еллар дәвамында туплаган тәҗрибәсенә таянып эшли һәм рәхмәт сүзләрен дә еш ишетә ул.
  Резедә апа Гобәйдуллина – Олы Болгаер авылы кызы. Мәктәпне тәмамлау белән балачак хыялы буенча медицина өлкәсенә юл ала. 1988 елда кулына диплом алган көннән бирле, район үзәк хастаханәсенең стоматология бүлегендә теш табибәсе булып эшли. Хезмәтен ярата, барлык нечкәлекләрен белә, җиренә җиткереп башкара. Эшен тәмамлап, өйгә кайткач та, аңардан шалтыратып киңәш сораучылар, йә булмаса зарын сөйләүчеләр дә очрый. Барысына да бик теләп ярдәм итә, җыенып кабат эшкә киткән чаклары да бар табибәнең. Ак халатына һәрчак тугры ул.
  -37 ел район халкының сәламәтлеге сагында торам. Эшемне яратып һәм җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Кешеләргә хезмәт күрсәтүемә, сәламәтлек өләшүемә, аларның шатланып китүләренә сөенәм. Иңне-иңгә куеп эшләүче хезмәттәшләремә хөрмәтем зур. Алар белән дус-тату эшлибез, бер-беребезне аңлыйбыз. Дәрәҗәле исемне хезмәтемнең нәтиҗәсе дип саныйм. Рәхмәт эшемне бәяләгән җитәкчеләргә, - ди үзе.
Апас үзәк хастаханәсенең стоматология бүлеге мөдире Инзилә Шәрәфуллина да кечкенә вакытында Резедә апа янына тешен дәвалатырга килгән. Хәзер алар киңәшләшеп, аңлашып эшлиләр.
  -Резедә апа да кайчандыр әлеге коллективка яшь белгеч булып кайткан. Инде 37 ел дәверендә Апас халкына теш дәвалау буенча хезмәт күрсәтә. Ул бик ярдәмчел, кайгыртучан. Безгә дә киңәшләрен бирә. Аны мактаулы исем алуы белән чын күңелдән котлыйбыз, - ди Инзилә.
Резедә апа бар туганнарын, якыннарын бер йодрыкка туплап, җыеп торучы да. Ул кайгыртучан апа да, ягымлы сеңелкәш тә була белә. Үзе ачык күңелле, ярдәмчел булганга, йортларыннан кеше өзелми. Бик тәмле итеп ашарга пешерә, җыярга-юарга ярата. Барлык ишегалдын, капка төбен, тәрәзә төпләрен тутырып чәчәкләр, гөлләр үстерә. Яңа хезмәт көненә көчне дә әнә шушы матурлыктан ала.
  Резедә апа тормыш иптәше Дамир белән 2 кыз тәрбияләп үстергәннәр, аларга югары белем биргәннәр. Кызлары да үзләре кебек тырыш һәм максатчан булулары белән аерылып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев