Кешене хезмәте хөрмәтле итә
«Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи», - ди татар халык мәкале. Үзенең язмышын авыл белән бәйләп, көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган авыл хезмәтчәннәренә аеруча да туры килә бу сүзләр. Чөнки аларның эшсәгате төгәл бүленмәгән, яллар, бәйрәмнәр алар өчен түгел. Әмма авылның язмышы, киләчәге, яшәеше нәкъ менә аларга бәйләнгән.
Әлеге язмам шундый һөнәр иясе – тормыш иптәшем Шәйхетдинов Айрат турында булыр.
Техника "җене" мәктәп елларында ук кагыла башлый аңа. Әлеге башлангычның төп сәбәпчесе аның әтисе була. Чөнки кайнатам да гомер буе трактор һәм комбайнда авыл кырларын иңләгән. Ә ул чакта, кул арасына керә башлаган мәктәп укучылары колхозда хезмәт юлларын башлый идее инде.
Айрат та 12 яшеннән әтисе янында комбайн ярдәмчесе булып эшли. Һәм шул вакыттан бирле инде ул – Җир кешесе. Мәктәптә укыганда ук трактор правасына ия була. Мәктәпне тәмамлагач, Апас аграр көллиятендә белем ала. Аны тәмамлагач, Айратны армия сафларына алалар. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач, 1995нче елда колхозга эшкә урнаша. Өр-яңа «ДТ" тракторы бирәләр аңа.
Үз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп, намус белән башкарганга күрә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә аны. Моннан 19 ел элек колхозларга яңа чит ил комбайннары кайта башлады. Ул чордагы колхоз рәисе Әхмәров Марат абый Айратка әлеге комбайнга утырып эшләргә тәкъдим итә. Айрат шул көннән алып кыр корабында туган җир басуларын иңли башлый. Дөрес, ул сезонлы комбайнчы гына түгел. Аның техникага һәм туган җиргә мәхәббәте ел әйләнәсе үрелеп бара. Иртә язда ул тракторга утырып, ашлык чәчә. Ә инде игеннәр өлгергәч, чит ил комбайнын иярли башлый. Уңышны җыеп бетергәч, ул тагын тракторга утырып көзге сукага чыгып китә.
"Инде арыгансың, ял ит", дигән чакта ул: «Сез кырда эшләүнең тәмен белмисез. Башта орлыкны кара җиргә чәчәсең, аннары басулар яшелләнә. Юлда барганда әлеге басуларга сокланып барасың. Алар сап- сары иген булып өлгерә. Аннары туган җир күкрәгендә өлгергән шул игеннәрне җыеп алып, республика табынына тапшыру – җанга нинди рәхәтлек биргәнне аңламыйсыз» -ди.
Менә шулай ел фасылы алышына бара, еллар арты еллар уза тора. Инде бүген Айрат - «Апас-Мол» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең алдынгы комбайнчысы. Ничәмә еллар инде ул урып-җыю нәтиҗәләре буенчаберенчелекне бирми.
Әлеге авыр хезмәте өчен ул һәр елны район Сабантуй сәхнәсендә бүләкләнә. Район башлыгы кулыннан алган Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләрнең дә исәбе юк. Аның шушы уңышлары артында әти-әнисе тарафыннан бирелгән хезмәт тәрбиясе һәм ныклы терәге - гаиләсе тора.
Без аның эшен аңлыйбыз, ярдәм итәбез. Аллага шөкер, яшьлектә кавышып, инде 25 ел иңне-иңгә куеп, бер-беребезне аңлап тормыш йомгагын сүтәбез. Ике улыбыз – безнең киләчәгебез. Бүгенге көндә инде алар туган оядан чыгып китеп, бездәна ерым Казан шәһәрендә яши.
22 нче апрель көнне тормыш иптәшем үзенең 50 яшьлек юбилеен каршылый.
Кадерлебез! Сине күркәм юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Син киң күңелле, сабыр, хезмәт сөючән – үрнәк әти. Безнең ныклы терәгебез, киңәшчебез, таянычыбыз. Сиңа сәламәтлек, озын гомер, тигезлектә балаларның куанычын, игелеген күреп бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Гел шулай гади, кешелекле булып кал. Янәшәңдә тугъры дусларың, ышанычлы хезмәттәшләрең булсын.
Без телибез сиңа озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Көннәрнең дә бәхетлесен генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән - синең гаиләң.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев