Ел әйләнәсе “АгроАктив” хуҗалыгында хезмәттә ул.
(27 апрель, “Апастово-информ”).
Быел да иртә яздан ук кырларга чыккан. Иң элек җирләрне тырмалаган, аннан чәчү эшендә булган.
“Җир эшеннән, техникадан аерылган юк инде. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан бирле тракторда мин. Төрлесендә эшләдем. Хәзер Эшләребез җайлы, тоткарлыксыз барды. Техникаларыбыз да сынатмады. Тракторларыбыз яңарып тора. Заманча техниканың уңайлылыклары зур шул”, -ди Айрат абый Җиһангиров.
Нет комментариев