Коштавылыннан Талия әби Әхмәтҗанова: “Энем күз алдымда ачтан үлде”
Коштавылында яшәүче Талия әби Әхмәтҗанова балалары, онык-оныкчыклары янәшәсендә 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп узды.
(2 июнь, “Апастово-информ”).
Талия әбине олы гомер бәйрәме белән "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү оешмасы җитәкчесе Миләүшә Зәмдиханова, Коштавылы җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров тәбрик итте. Район башлыгы исеменнән иң изге теләкләр, бүләк һәм чәчәк бәйләме кабул итеп алды акъәби.
Талия әбинең йорты балалары, онык-оныкчыклары, аларның гаиләләре, күршеләре белән гөр килеп торды. Ул тагын бер үткәннәргә сәяхәт итте, бүгенге тормышыннан канәгать булуын белдереп, үзен кадер-хөрмәттә, хасияттә яшәтүче газизләренә рәхмәтләрен җиткерде.
Талия әбинең тормышы җиңел генә узмаган. Ачлыгын да, тормыш сынауларын да, гаилә мәшәкатьләрен дә, авыр хезмәтләрне дә кечкенә генә йөрәге аша уздырган ул.
“Балачагым ачлыкта узды. Келәнеп тамак туйдырдык. Әтиебез булмады. Әниебез көне-төне эшләде. Черек бәрәңге кәтере, кычыткан белән тамак туйдырдык. Ач, ялангач булдык. Күз алдымда энем ачтан үлде”, - дип сөйли ул.
Талия апа озак еллар фермада хезмәт иткән. Гектар-гектар чөгендер эшкәрткән. Яшьли сыңар канат белән калып, сер бирмичә 2 бала үстергән. Бүген балаларының кайгыртуын тоеп яши.
“5 оныгым, 12 оныкчыгым бар. Капкам ябылып тормый. Ялгызлыгымны сизмим дә. Балаларым гел килеп йөри. Киленем дә әйбәт. Күршеләрем янымнан да чыкмый. Социаль хезмәткәр Ләлә дә кайгыртып тора. Үземне йөртерлек хәлдә әле мин”, - ди әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев