Күкшем авылыннан Талия әби Бикчәнтәева 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Акъәбигә олуг юбилее уңаеннан Котлаулар, бүләкләр ирештерелде.
(12 май, “Апастово-информ”).
Талия әби Бикчәнтәева – Күкшем авылының иң хөрмәтле ак әбиләренең берсе. Сугыш чоры баласы буларак, аңа ачлыгын да, ялангачлыгын да кичерергә туры килгән. Яшьтән үк хезмәт арбасына җигелеп, бар гомере колхоз хезмәтендә узган, сигез ел почтада да эшләп алган.
-Беренче класстан ук тырнавычны алып башак җыярга да чыктык, балчык сугуда да булдык. Ачлыкны да, ялангачлыкны да уздык. Колхозда нинди эш бар - барысын да башкарырга туры килде. Зарланып утырырга вакыт булмады, - дип сөйли әбекәй.
Талия әби тормыш иптәше Арыслан абый белән 40 ел гомер иткән, дүрт бала тәрбияләп үстергән. Аларга ныклы тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастырган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова Талия әбине котлап, район башлыгының Котлау открыткасын тапшырды, чәчәк бәйләме белән сөендерде. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова, “Нур” хуҗалыгы исеменнән Лилия Яруллина да тәбрикләп, бүләкләрен тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев