Кызыл Тау мәктәбеннән Гөлфия Гарипова күкрәк билгесенә лаек булды
Гөлфия Гарипова 35 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган остаз.
(2 октябрь, “Апастово-информ”).
Кызыл Тау урта мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү буенча җитәкче урынбасары Гөлфия Гарипова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Әлеге дәүләт бүләге Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, борынгы милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси хезмәтләре өчен “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен” тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев