Ландыш Кәлимуллина: “Милли ризыкларга өстенлек бирәм”
Ул 25 ел дәвамында Каратун мәктәбе укучыларын тәмле ашлары белән сыйлый
Ачык йөзле, тәмле телле, аш-суга бик оста булуы белән аерылып тора ул.
- Аш-суга осталыгым Разыя дәү әниемнән күчкәндер. Аның камыр ризыклар пешерүен кечкенәдән күзәтергә яраттым. Пешерү серләренә дә ул өйрәтте. Пешекче һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим. Эшем җиңелләрдән булмаса да, хезмәтемне яратып башкаргач, авырлыгын бер дә тоймыйм. Балаларны мәктәп ашханәсендә сөтле боткалар, кайнар ашлар белән сыйлыйбыз. Кәтлит, фрикадельки, запеканкаларны да яратып ашыйлар, - ди уңган пешекче.
Гаиләсендә дә Ландыш уңган, өлгер хуҗабикә. Мәктәптә укучы балаларны гына түгел, якыннарын да телне йотарлык ризыклары, камыр ашлары белән сыйлый ул.
-Күбрәк милли ризыкларга өстенлек бирәм. Юка, өчпочмак, бәлеш, төрле эчлекле пироглар пешерәм. Табынымда атна саен берәр төрле камыр ризык була. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә тортлар да әзерлим, - ди ул үзе.
Бакчасында җәе буе чәчәк атып утыра. Күбрәк розалар, орхидеялар үстерә. Җиләк-җимешләре дә мулдан була. Гаилә белән бергәләп гөмбәгә, җиләккә дә йөриләр.
Тормыш иптәше Илнар белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Илүзә бүгенге көндә медицина училищесында 3нче курста укый, кече кызлары Ильвина 8нче сыйныфта белем ала. Балаларын да алар эшнең авырына, җиңеленә бүлмичә, тырыш, хезмәтне сөючән итеп тәрбияләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев