Луция әби Гыйсмәтуллинага 90 яшь тулды
Тутай авылында гомер итүче Луция әби Гыйсмәтуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(13 август, “Апастово-информ”).
“7нче классны тәмамлагач ук дуңгыз фермасына эшкә кердем. Үзем чиләк тә күтәрә алмый торган сабый гына идем әле. Ни кушсалар, шуны үтәдем. Торф чыгару эшендә дә булдым. Атлар да карадым. Озак еллар сыер да саудым”, -дип искә ала әбекәй хезмәт юлын.
Луция әби тормыш иптәше Шәрәфулла бабай белән 60 ел гомер иткән. Бабае бер элек кенә гүр иясе булган. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
“Луция әби авылыбызның иң хөрмәтле кешеләренең берсе. Үрнәк гомер иткән, бар гомерен колхоз хезмәтенә багышлаган. Хәзер дә әле ул җитез, хәрәкәтчән. Дөбердәтеп карын да көри, бәрәңгесен дә ала. Киләчәктә дә шулай бирешмичә, бәхетле картлыкта яшәргә язсын”, - дип мактый авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова.
Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләммова тәбрикләп, район башлыгының Котлау хатын һәм чәчәк бәйләмен тапшырды. Авыл җирлеге һәм “Нур” хуҗалыгы исеменнән дә акъәбигә күчтәнәчләр ирештерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев