Мәгариф өлкәсе ветераны Мөршидә Шәрәфуллина Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Мөршидә апа Шәрәфуллина озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән.
(3 октябрь, “Апастово-информ”).
Бәйрәмгә Кабыккүпер авылыннан ветеран-укытучы Мөршидә Шәрәфуллина да чакырылган иде. Аңа олуг юбилее уңаеннан район мәгариф бүлегенең рәхмәт хаты тапшырылды, чәчәк бәйләме бүләк ителде.
Мөршидә Хәсәновна 40 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. 25 ел Кабыккүпер мәктәбе директоры вазифасын башкарган.
-Район җитәкчелеге, мәгариф бүлегенә хөрмәтләп чакырганнары өчен олы рәхмәт. Яшьлек елларымны, хезмәт юлымны әле дә сагынып искә алам. Хезмәттәшләремә исәнлек-саулык, зурдан-зур уңышлар телим, - ди ул үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев