Мәгъфируз апа Хәбибуллина котлаулар кабул итте
Заготзерно бистәсендә яшәүче Хәбибуллина Мәгъфируз Фәйзрахман кызы олы юбилеен билгеләп үтә
(19 май, “Апастово-информ”).
Мәгъфируз апаны Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев һәм Каратунның мәдәният хезмәткәрләре тәбрик итте. Мәгъфируз апага район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлаулары тапшырылды.
“Миңа 1 яшь тә 2 ай вакытта әтиебез сугышка киткән. 1 айдан өебезгә кара мөһерле кайгылы хат килгән. Әниебез белән 5 бала калып, күп авырлыклар күреп, хезмәтнең ни икәнен белеп үстек. Әтиемне мин хәтерләмим”, – дип искә ала Мәгъфируз апа.
10 классны тәмамлаганнан соң, ул Апаста КБОда эшли башлый. Шул елларда Җәүдәт абый белән очраша. Ике яшь йөрәк 1961 елның 7 маенда парлы гаилә юлына аяк баса. Алар 10 ел дәвамында Татар Черкене авылында төп йортта өлкәннәр янәшәсендә яшәгәннән соң, үз нигезләрен булдырып, Заготзерно бистәсенә күчәләр. Әниләре белән биредә дә бергә дус-тату гомер итәләр.
Мәгъфируз апа 30 ел балалар бакчасында пешекче булып эшли. Нәниләрне тәмле ашлар белән сыйлап, бүген дә тәмле куллы апалары булып күбесенең күңелендә яши.
Җәүдәт абый һәм Мәгъфируз апа 1 кызлары, 2 уллары, аларның гаиләләре, 6 онык, 7 оныкчыклары белән дә горурланып яшиләр.
“Тормышта үз урыныбызны табып, югары үрләр яулаганбыз икән, без әти-әнигә рәхмәтле һәм бурычлы. Бүген дә аларның киңәшенә таянабыз, ярдәмнәрен, йөрәк җылыларын, кайгыртуларын, яратуларын тоябыз. Үзебез дә туган йортка еш кайтып, шундый ук кайгыртучанлык күрсәтергә тырышабыз”, - диләр балалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев