Марс Нәбиуллин: “Өйләребез җылы, күңелләребез шат булсын!”
Марс Нәбиуллин - үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы тәҗрибәле һәм оста җитәкче.
(19 февраль, «Апастово-информ»)
Озак еллар район газ хезмәтен җитәкли ул. Ягулык системасында, газ приборларында нинди генә проблемалар килеп чыкса да, тиз арада газ участогына хәбәр итәбез. Биредә эшләүче хезмәткәрләр вакытында ярдәм күрсәтергә тырыша. Эшнең төгәл, тәртип белән оештырылуы - җитәкче Марс Нәбиуллинның тырышлыгы нәтиҗәсе.
-Алга таба да хәвеф-хәтәрсез, нәтиҗәле һәм игелекле хезмәт итәргә язсын. Өйләребез җылы, күңелләребез шат булсын, - ди ул үзе.
Марс Нәбиуллинның намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм газлаштыру төбәкара программасында активлыгы югары бәяләнде. Аңа тантаналы төстә Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев