Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Матурлык тудыра алуыма сөенәм”

Гүзәллекне күңеле белән тоеп, аны күрә белгән кеше генә, үзе дә матурлык тудырып, тирә-юньдәгеләргә өләшергә сәләтледер мөгаен. Шонгаты авылында яшәүче Анастасия Багатееваның да күңел матурлыгы кулларыннан гөл булып тама. Бала чагында карандаш, пумала тотып, хисләрен кәгазь битенә төшерергә яраткан Настяның бу мавыгуы тормышта күңел халәтенә әверелгән.

(2 ноябрь, “Апастово-информ”).



Мөлаем, сабыр, тыйнак Настя әти-әнисе киңәше белән тормыш итү өчен мөһим булган төгәл һәм җаваплы хисапчы һөнәрен сайласа да, күңеле белән сәнгатькә, матурлыкка тартыла.
- Мин сәнгать мәктәбендә укырга теләдем. Ләкин ул вакытта авыл балалары өчен андый мөмкинлекләр юк иде. Безнең гаиләбез дә иҗатка, сәнгатькә гашыйк. Әтием балта остасы. Агачтан төрле эшләнмәләр ясау белән мавыга. Мәрхүм әнием дә тегәргә бик ярата иде. Безгә матур күлмәкләр текте. Хәзер тегү – апам Регинаның да яраткан шөгыле, - дип сөйли Настя.
Декрет ялында балалар үстергәндә Настя тулысы белән иҗат дөньясына чума. Балалар йоклаган арада, күңелендә йөрткән уй-хыялларын тормышка ашырырга ашыга ул.
- Бервакыт шулай киемнәрне төрле рәсемнәр белән бизәү уе килде. Интернеттан бик яхшылап өйрәндем. Иң элек кызларымның киемнәренә төрле рәсемнәр, язулар ясап карадым. Курткаларга, кроссовкаларга, итекләргә төрле рәсемнәр төшердем. Остара төшкәч, махсус футболкаларны бизәп, дусларыма, туганнарыма бүләк иттем. Шуннан соң полимер балчыктан, гипстан төрле эшләнмәләр ясаучы бер кыз белән танышып, аралашып киттем. Үзем дә полимер балчыктан чәй, шикәр комы савытларын бизәдем. Гипстан төрле шкатулкалар, сувенирлар ясап карадым. Бик матур килеп чыктылар, - дип сөенә Настя.
Моның белән генә тукталып калмый ул. Тора-бара восктан төрле шәмнәр ясау белән кызыксына башлый. Хуш исле шәмнәр ясау алымнарын өйрәнә. Берсеннән-берсе матур, төрле варианттагы һәм төрле төстәге шәмнәр ясап, аларны табигый һәм декоратив элементлар белән бизи. Үзенчәлекле формада һәм зәвык белән эшләнгән шәмнәрдән табигыйлык, җылылык бөркелә.
- Шәмнәр ясау тагын кызыклырак, күңелемә якын булып тоелды. Махсус савытлар, воск сатып алдым. Беренче савытларга гына койсам, аннары төрле фигуралар рәвешендә ясадым. Яңа елга бәйрәменә дусларга, туганнарга шәп бүләк булды, - дип тәҗрибәсе белән уртаклашты ул.
Хәзер Настя эпоксид сумаладан төрле кул эшләнмәләре, аеруча, шамаилләр, стена сәгатьләре ясау белән шөгыльләнә. Шулай ук үзенчәлекле блокнот тышлары, чыршы уенчыклары, брелоклар да ясый. Барысын да җентекләп аңлата-аңлата эш барышы белән таныштырды ул.
- Эпоксид сумаладан эшләнмәләр ясау күптәнге хыялым иде. Ләкин бу эшкә юктан гына тотынып булмый. Аны иң элек өйрәнергә кирәк. Эпоксид сумала ике компоненттан — нигездән һәм катыргычтан тора. Аларны катнаштырганда химик реакция башлана, нәтиҗәдә сыек материал акрынлап каты, нык һәм тотрыклы өслеккә әверелә. Сумала катып беткәнче пар белән зыянлы матдәләр бүлмәгә бүленеп чыгарга мөмкин. Махсус перчаткалар, маскалар киеп эшләргә кирәк. Ә менә каткач, зыяны юк, куркырга кирәкми. Эшкә тотынганчы бүлмәдәге температура, дымлылыкның тиешенчә булуы да мөһим, - ди Настя.
Эпоксид сумала белән эшли башлагач, Настя үз остаханәсен булдыра. Тормыш иптәше Илнур да аның теләген хуплый, һәр яңа башлангычында теләктәшлек күрсәтә, ярдәм итә.
- Иң беренче эпоксид сумаладан сәгатьләр койдым. Аны буяп, зәвыклы итеп бизәп, каенанама бүләк иттем. Шуннан соң шамаилләр ясау белән мавыгып киттем. Кирәк-яракларны маркетплейслардан сатып алам. Анда таба алмаган очракта махсус кешеләргә мөрәҗәгать итәм, - ди ул.
Кызык кына эш башкара Настя. Иң элек махсус формалар өстенә сыек сумалага бер өлеш катыргычтан торган матдә кушып коя. Төсләр дә куша. Әйтик, диңгез дулкыны эффекты килеп чыксын өчен чәч киптергеч - фен куллана икән. Өслек кипкәннән соң, аны яхшылап шомарта. Аннан соң төрлечә бизи. Күбрәк табигый ташларга өстенлек бирә.
Соңгы вакытта Настя эпоксид сумаладан чыршы уенчыклары да ясау белән мәшгуль. Ялт-йолт килеп торган уечыклар күз явын алырлык. Төрле брошкалар да, брелоклар да үзенчәлекле итеп эшләнгән.
Яраткан шөгыленнән тыш Настя дусты Альбина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев