Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Мин әнигә охшаган” бәйгесенә Апаста яшәүче Гөлнара Габдрахмановадан:

Минем әнием Маннапова Фәүзия Гомәр кызы. Әниебез – гаилә учагының җылысын саклап, барыбыз өчен дә терәк, таяныч, яшәү өлгесе булып гомер кичерә.

(25 ноябрь, «Апастово-информ»)



Бар кешегә карата да уңай фикердә һәм изге теләктә яши ул. Әниемнең күп сыйфатлары миңа да күчкән. Ул белемле, тәвәккәл кеше. Әнием кебек тырыш, максатчан, көчле оештыру сәләтенә дә ия мин. Аның кебек кешеләр белән дә уртак тел тиз табам, олысына-кечесенә ихтирамлы һәм игътибарлы була беләм.
Укытучылар династиясен дәвам итүче буларак, әнием үрнәгендә әлеге юлдан киттем. Укытучылык серләрен, әлеге хезмәткә мәхәббәтне миңа да күчерә белде ул. Бүген мин дә аның ышанычын аклап, үгет-нәсыйхәтен саклап хезмәт итәм.
Әнием кебек чисталык-пөхтәлекне, матурлыкны яратам, бик тәмле итеп ашарга пешерәм.
Әнием булганда тормыш та ямьле, тормыш та матур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев