Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Мин әнигә охшаган” бәйгесенә Апаста яшәүче Гөлшат Фазлыевадан:

Мин - һәрьяктан да әниемә охшаган.

(25 ноябрь, «Апастово-информ»)



Ә әнием - Гөлнар Сәгытдинова һәрьяктан да үрнәк әни ул. Нинди генә эшкә тотынса да, яратып, күңел җылысын биреп башкара. Мине дә кечкенәдән хезмәткә өйрәтеп үстерде. Энем Динар белән икебезгә дә төпле тәрбия бирделәр. Бу тормышны мин, әнине әтидән, әтине әнидән башка күз алдына да китерә алмыйм. Алар безне иркәләп, кадерләп үстерделәр. Әле хәзер дә, узем ике бала әнисе булсам да, әниемнең җылы кочагына сыенырга, аның йөрәк җылысын тоярга яратам. Ачык ишекләргә кайтып кергәч тә, аларның каршы алып, кочаклаулары озак еллар дәвам итсен иде.
Әниләр көне якынлашканда "Мин сине бик яратам, синең белән горурланам, әнием!"- дип бар җиһанга әйтәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев