“Мин әнигә охшаган” бәйгесенә Биештә яшәүче Лилия Җамалиевадан:
Әнием Равия Җамалиева сабыр һәм көчле ихтыярлы кеше.
(27 ноябрь, «Апастово-информ»)
Ул Кама Тамагы районы Кече Мәрәтхуҗа авылында туып-үсте. Әни яшь чакларында клуб мөдире булып эшләде. Өч балага гомер бүләк итеп, тәрбия һәм һөнәр бирде. Берничә еллар инде Апас районы, Биеш авылында яшәп ятабыз.
Хәзерге чакта, менә инде 11 ел әниебез урын өстендә, инсульт аны аяктан екты. Шулай булса да, тормыштан тәм табып, һәр көннең кадерен белеп яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев