«Мин әнигә охшаган” бәйгесенә: Каратунда яшәүче Миләүшә Мингазиевадан
Минем әнием Фәния Гыйниятуллина Борнаш авылында туып, шунда ук тормышка да чыккан.
(24 ноябрь, «Апастово-информ»)
Әти бик оста гармунчы, ә әни оста биюче булган. Авылдагы бер генә мәҗлес тә алардан башка узмаган. Авылга театр яисә концерт килсә, әти сәхнәгә менеп китәрдәй булып карый иде. Әйе, иде, ул инде бик күптәннән безнең арада юк. Ә әни без - 5 баланы бер үзе тәрбияләп, үстереп, барыбызны да укытып чыгарды. Әни безне һәрвакыт бөтен чарада да катнаштыра, өйрәтә иде. Мәктәптән үк биюме ул, җырмы, барысына да өлгерә идек. Ә мине һәрвакыт «кечкенә Фәния бит бу”, диләр иде. Характерым белән дә, йөзем белән дә әнигә ошаган шул мин. Инде үземнең дә өч кызым үсеп, таралып, урнашып беттелэр. Әнием бүгенгесе көндә дүрт кызы тәрбиясендә, Аллага шөкер! Быел әнигә 85 яшь тулды. Һаман да шулай үз акылында, сау- сәламәт булып яшәсен иде әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев