“Мин әнигә охшаган” бәйгесенә Ләйсән Баһаветдиновадан
Әнием Гөлүсә Әхмәдуллина Борнаш авылында яши. Ул – ак халатлы игелек иясе.
(24 ноябрь, «Апастово-информ»)
Озак еллар Апас районы халкы сәламәтлеге сагында торган Актаныш кызы ул. Аның гел кешегә ярдәмгә ашкынуын, хезмәтен яратуын без күреп үстек.
Без - әнинең өч алтын бөртеге. Ике кызы, улы янына хәзер оныклар өстәлде. Әниебез оныкларын бездән дә артык ярата, гел булышырга, тәрбиягә өлеш кертергә тырыша.
Әнием гүзәл дә, уңган-булган да, сабыр да. Кыенлыкларны уздырып җибәреп, елмаерга көч таба белә. Без дә әнидән үрнәк алабыз. Әни янына ашкынып кайтабыз. Аның кунакка килүен көтеп алабыз. Син безнең яшәү маягыбыз, әни! Балаларың сиңа охшаган!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев