Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

“Мин әнигә охшаган” бәйгесенә, Свияжный бистәсендә яшәүче Фирая Хисамовадан

Әни кочагы... Ул кочакта җиһан киңлеге, кояш җылысы, язгы наз, диңгез тирәнлеге, шәфкать-миһербан, тиңсез батырлык, көч һәм мәхәббәт. Ул кочакта балам өчен яшим диеп типкән изге йөрәк. Кечкенә генә, нәфис кенә булган әниемнең кочагына боларның барысы да ничек сыйгандыр, шаклар катам.

(24 ноябрь, «Апастово-информ»)
 



Минем газиз әнием олыгаеп барганда, 44 яшендә, кабат балага узган. Тугыз ай буе карынында йөрткән, тиңсез авырлыклар белән бишенчесен, төпчеген, ягъни мине якты дөньяга китергән, татлы төн йокысын бүлеп, уянып сулыш алуымны тыңлаган, назлап имезгән, мең газаплар күреп тәрбияләгән, кочагына алып иркәләгән, һәр хәрәкәтемне, тәүге адымнарымны, барлык шөгылемне омтылып күзәткән, беренче авазларымны, сүзләремне йотлыгып тыңлаган, ни әйтергә теләгәнемне ярты сүздән аңлаган, шатлыгыма чиксез сөенгән, борчуыма йөрәкләре сызып көенгән, кирәк урында шелтәләгән, ярдәм кирәксә канатланып, барлык киртәләрне ватып-җимереп яныма очкан, балаларым бернигә дә мохтаҗ булмасын дип, көнне-төнгә ялгап эшләгән, җир-күк сабырлыкларга ия булган, белем алып Кеше булуымны теләп калага озаткан, уңышымны күреп куанган, кияүгә чыгып, бала алып кайтуыма сөенеп, күкнең җиде катына менгән, үзенең 12 оныгын, 16 оныкчыгын тәрбияләргә ярдәм иткән, һәрдаим акыллы киңәшләрен биргән, олыгайган көнендә минем тәрбиямдә булып, үз аягында йөреп, үз акылында килеш тыныч кына 88 яшендә мәңгелеккә күзләрен йомган әниемне, аның берни белән дә алыштырырга мөмкин булмаган, яшәү көче биргән Җылы Кочагын бик юксынам, өзелеп сагынам.

Әниемнән күчкән миңа
Иң-иң матур сыйфатлар.
Гадилеге, гаделлеге,
Тыйнаклыгы, сабырлыгы,
Һәр эшкә дә осталыгы,
Уңганлыгы, тырышлыгы,
Тәмле телле булганлыгы,
Күңеленең нечкәлеге,
Кирәк чакта үҗәтлеге,
Кешеләргә ярдәмчеллек,
Буй-сынының кыскалыгы,
Һәр эшкә дә осталыгы,
Булганына шөкер итү,
Тапкан малны исраф итмәү,
Әйткән сүздә тора белү,
Тапкырлыгы,
Чәчләренең бөдрәлеге,
Хәрәкәте, җитезлеге,
Без бигрәк тә охшаганбыз,
Әйтерсең лә игезәк инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев