Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Миңнегөл Бариева: “Озак яшәүнең сере сабыр булуда”

Түбән Биябашы авылында гомер итүче Миңнегөл әби Бариева 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

(15 нче март, “Апастово-информ”).


  Юбилярны 90 яшьлек гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гөлүсә Галләмова кайнар котлап район башлыгы Айрат Җиһаншинның Котлау открыткасын, чәчәк бәйләмен тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин изге теләкләрен һәм бүләген ирештерде.
Миңнегөл әби үзе Урта Балтай авылында туып үскән. Бөек Ватан сугышы чорының бөтен авырлыгын күрергә туры килә аңа.
  “Сугыш вакытында авыл җирендә олылар белән бергә авыр хезмәт башкардык. Ындыр табагында, салам җыеп өйгәндә барысын да күтәреп, кул хезмәте белән башкарыга туры килде. Тормышка килгәч колхозда фермада эшләдем. Иптәшем белән 5 бала тәрбияләп үстердек, урта белем алдырдык, зур тормышка аяк басарга ярдәм иттек. Өч улым хәрби хезмәттә булдылар. Бүгенге көнем Аллага шөкер рәхәттә. Улым белән яшим, кызым шәһәрдән мине тәрбияләргә кайтты. Калган балалар кайтып торалар”, - дип тормыш юлы белән таныштырды ул.
Кызы Фатыйма апа Бариева әнисен тәрбияләрә кайткан. Бик дус-тату яшиләр алар.
  “Безнең әни алтын кеше, зур йөрәкле, җылы, йомшак сүзле, Иң-иң яхшы әни ул дөньяда. Авыр заманнарда биш баласын үстереп, илгә-көнгә яраклы итеп тәрбияләде. Безгә киемнәр алыр өчен Казан базарына әйберләр сатарга бара иде. Үзе эрләде, бәйләде, беребезгә дә салкын тидермичә үстерде. Әле хәзер дә киңәшләрен бирә. Әниебез сүзен тыңлап бишебез дә намазга бастык. Аллаһының рәхмәте булсын! Әле дә намазларын калдырмый, гәҗит тә укый. Тагы да озак гомерләр яшәсен!”, - дип теләкләрен ирештерде кызы Фатыйма апа.
Миңнегөл әби котлаулар өчен рәхмәтләрен ирештерде.
  “Мине зурлаганыгыз эшегездә, тормышыгызда уңышлар китерсен. Эшләгән, йөргән җирендә хәвеф-хәтәрләр булмасын. Зур дәрәҗәләргә ирешергә булсын!”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев