Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Мөгаллимнең үрнәк өлгесе Сез!

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, Баш иярләр һәрвакыт белемлегә… XVIII йөзнең күренекле шагыйре Г. Утыз-Имәнинең шигъри юллары исеме җисеменә туры килеп торган олы йөрәкле, киң күңелле, ярдәмчел мөгаллимәбез - Апас урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Габделхәй кызына кагыла.

(19 февраль, «Апастово-информ»)



Үзенең бөтен гыйлемен укучыларына өләшүче остазыбыз 18нче февральдә күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Укытучылык - дөньядагы иң изге, иң мәрхәмәтле хезмәтләрнең берседер. Күңеле көр, пакъ булган, балаларны яраткан кеше генә чын мәгънәсендә киләчәк буынга төпле белем, тәрбия бирә, укытучы була ала. Гүзәл Габделхәй кызы нәкъ шундыйлардан: иртән эшкә, укучылар янына килеп керү белән, вак-төяк мәшәкатьләрен, бетмәс-төкәнмәс моң-зарларын, проблемаларын онытып, бөтен тырышлыгын, белемен шул сабыйларга багышлый.
29 ел эшләү дәверендә мәктәп тормышын шәхси тормышыннан өстен куеп, бар гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган Гүзәл Габделхәй кызы - олы җанлы укытучыбыз, тәрбиячебез белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Ул 1976нчы елның 18нче февралендә Апас районы Түбән Барыш авылында Габделхәй-Люция гаиләсендә туа. Бала чактан ук хисчән булып, табигать манзараларына сокланып, тормыш ямен җаны белән тоеп, сихри өмет-хыялларга табынып, әдәбият-сәнгатькә гашыйк булып үсә. 1992нче елда 10нчы сыйныфны тәмамлый һәм Казан Дәүләт институтының татар филологиясе, тарихы факультетына укырга керә. 1997нче елда институтны тәмамлап, Казан шәһәренең Киров районы 152нче мәктәп-гимназиясендә 3 ел укучыларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. 1998нче елда Эдуард исемле егет белән гаилә учагын кабызып җибәрәләр. 2000нче елда гаиләсе белән туган ягына кайта һәм шул елның 2нче декабрендә Апас урта мәктәбендә эшли башлый. Эдуард белән ике кыз үстерәләр.
Мәктәптә эшләү дәверендә Гүзәл Габделхәй кызы мәктәп, район, республика, бөтенроссия уздырган бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулый, дипломнарга, Рәхмәт хатларына, истәлекле бүләкләргә, акчалата премияләргә, грантларга ия була. Укучылары төрле иҗат бәйгеләрендә, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә.
Гүзәл Габделхәй кызы - югары категорияле укытучы. Үсеп килүче яшь буынны укыту, тәрбияләү өлкәсендәге хезмәтләре өчен, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мактау грамотасы”, “Рәхмәт хаты”, “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен” күкрәк билгесе, М. Гайнуллин исемендәге премия белән бүләкләнә. Хезмәт җимешләренең иң татлысы - балаларның яратуы белән бәяләнә.
Мәктәптә алып барган эшчәнлек белән бергә районның җәмәгать эшләрендә: халык санын алу, сайлау комиссияләрендә, иҗтимагый совет эшчәнлегендә катнаша. Гүзәл Габделхәй кызы мәктәбебезнең оста психологы, бик күп еллар татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри берләшмә җитәкчесе дә.
Коллегабызны бизәүче сыйфатлар ул - тыйнаклык, сабырлык. Тормышның авырлыкларына, ачы җилләренә бирешмичә, әти-әнисен, туганнарын, кызларын кайгыртып яши ул. Гаиләсендә уңган хуҗабикә, ике баласына сөйкемле, саф җанлы әни дә ул.
Хөрмәтле Гүзәл Габделхәевна! Сезне чын күңелдән 50 яшьлек күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Авыр һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, тагы да югары дәрәҗәләргә ирешүегезне телибез. Алдагы тормышыгызда шатлык-сөенечләр насыйп булсын. Энҗе бөртек кызларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, кешелек дөньясына ямь биреп, елмаюыгыз белән сөендереп яшәгез. Хезмәт җимешләрегезнең тәмен татып, укучыларыгыз белән горурланып, ихтирамын тоеп яшәгез. Гомерегез озын, саулыгыгыз нык булсын, бәхетле булыгыз.
Мөгаллимнең үрнәк өлгесе сез,
Төгәл, пөхтә, күркәм, сөйкемле.
Хатын-кызның бөтен гүзәллеген
Сезгә җыеп биргән шикелле.
Олы хөрмәт белән - Апас урта мәктәбе, профсоюз оешмасы исеменнән татар теле һәм әдәбияты һөнәри берләшмәсе укытучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев