Наилә Фәрзетдинова авыл тормышын сайлаган
Шәһәр кызы Наилә Фәрзетдинова әнисенең туган ягы - Караборнаш авылына кайтып төпләнгән.
(24 декабрь, «Апастово-информ»)
Биредә үз эшен булдырып, терлекләр асрап көн күрә. Табигый авыл продукциясен җитештерү эшен башлап җибәргән.
Наилә хуҗалыгында 4 кәҗә, 2 баш савым сыеры, бозаулар һәм кош-кортлар асрый. Аның хезмәт көне иртәнге сәгать 6да башлана.
Наилә Фәрзетдинова сыр ясау белән моннан 6 ел элек шөгыльләнә башлый. Каймак, эремчек, корт ясый. Сырның нинди генә төрләре юк.
Наилә 2025 елда эшен тагын да җәелдергән. Социаль яклау идарәсе белән социаль килешү төзеп, төрле сырлар ясау өчен җиһазлар сатып алган. Элек кечкенә генә бүлмәдә ясаса, хәзер ул янәшәдәге йортны үзенең остаханәсенә әверелдергән. Барлык сыр ясау һәм саклау җиһазлары да бирегә урнаштырылган.
Бар җирдә чисталык, пөхтәлек. Һәр әйбернең үз урыны бар. Хуҗабикәнең исә куллары-кулга йокмый. Бер ясаганда 50 литр сөт куллана. Шул сөттән 5 килограмм сыр чыга. Һәр сырның үзенчәлеген, кемгә нәрсә ошавын да белеп бетергән инде.
Наилә сыр ясау буенча даими мастер класслар уза. Шулай ук сөт комбинатында эшләве дә аңа зур тәҗрибә биргән. Социаль килешү нигезендә алган 350 мең сум акча да бу юнәлештә ярдәм иткән.
- Бу - дәүләтнең зур матди ярдәме. Әлеге килешү нигезендә мин 2 суыткыч, пресс һәм сыр пешерү җиһазы булдырдым. Хәзер икешәр сәгать газ плитәсе янында басып торырга кирәкми. Ул автомат рәвештә күп функцияләрне башкара. Киләчәктә сыр саклау урыны булдырырга хыялланам. Биредә инде кирәкле температура һәм дымлылыкны көйләргә кирәк, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев