Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Назирә Җиһаншина балаларга Яңа ел бәйрәме бүләк итте!

Апас аграр көллиятендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм иртәсе үтте.

(22 декабрь, “Апастово-информ”).



Инде 4нче ел рәттән районыбызның “Мактаулы кешесе”, хезмәт ветераны Назирә апа Җиһаншина сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен күңелле бәйрәм үткәрә. Быел ул тагы да үзенчәлеклерәк, матуррак узды.
“Ел саен шулай гаиләбез белән балаларга бәйрәм бүләк итәбез. Быел тагын да зурлап үткәрергә уйладык. Ничегрәк үтәр икән дип азрак борчылып торсам да, бәйрәм искиткеч күңелле бара. Оештырырга ярдәм итүче һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм. Балаларга исәнлек, ата-аналарга сабырлык телим”, - диде Назирә апа Җиһаншина.
Бәйрәм балаларның шат авазларыннан гөр килеп торды. Мәдәният хезмәткәрләре, Кафия апа Мингалиева җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Назирә апаның оныклары да бик матур чыгышлары белән сокландырдылар. Кыш бабай, Кар кызы, төрле “курчак”лар балаларны бер генә тик тотмадылар. Уйнаттылар да, җырлаттылар да, биеттеләр дә.
Назирә апа барлыгы 40 балага Яңа ел күчтәнәчләре дә әзерләгән. Һәрбер балага бүләкләр таратылды. Бәйрәм чәй табыннары артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев