Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Олы Бакырчыда яшәүчеләр капка төбендә кич утырган

«Авылда рәхәт» проекты шәһәр белән авыл балаларын бер мәйданга җыя.


Олы Бакырчы авылының Ленин урамында яшәүче Әхмәдиева Флюра әби капка төбе дә очрашу мәйданы булды. Кичке тынлыкны ярып яңгыраган баян тавышы күршеләрне, кайткан кунакларны, урамдашларны үзенә жыйды. 
“Сагынышкан икән читтә яшәүчеләр. Бала чаклар, яшь чакларны искә алдылар. Баянга кушылып җырладылар, биеделәр. Синең капка төбеңдә кич утырсыннар да, ничек инде күчтәнәчсез булсын, ди. Кунакка кайткан апалы-сеңелле Алия белән Лилия Әхмәдиевалар тәмле карбыз белән сыйладылар. Менә шундый кич утырулар күбрәк булсын иде. Күпме рухи азык, канәгатьләнү хисләре алдык. Ә тагын да сөенечлесе, йозак эленгән йортларның тәрәзәләрендә ут балкыды. Безнең дә хуҗаларыбыз кайтты, диеп сөенә кебек иде алар. Төшләрдә генә түгел, өннәрдә дә кайтыгыз туып-үскән нигезләргэ, авылдашлар!!! Авылларыбыз гөрләсен, яшәсен!” – ди Наилә Әхмәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев