Олы Бакырчыда «Җырларыбыз Сезгә – Әниләр” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды
Олы Бакырчы мәдәният йортында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.
(10 март, “Апастово-информ”).
Кичәдә әниләргә багышлап матур җырлар, мөнәҗәтләр, мәгънәле шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр башкарылды. Бүгенге көндә якыннары МХОда булган гаиләләр, волонтерлар аерым игътибар үзәгендә булды. Тамашачы сәхнәдәге артистлар белән бер дулкында булып уйнады да, уйланды да. Гөлсинә Фәрит кызы, аның кызлары Гөлназ белән Энҗенең җырлы-моңлы чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
Бу хакта Олы Бакырчы мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев