Олы Болгаер җирлегенең тыл ветераннары Татарстан Рәисенең бүләген кабул иттеләр
Олы Болгаер җирлегендә барлыгы 4 тыл ветераны яши.
(24 апрель, “Апастово-информ”).
Олы Болгаер җирлегендә гомер кичерүче тыл ветераннарына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау открыкасы һәм бүләге тапшырылды.
Мөршидә апа Җиһангирова, Әлфия апа Гыйләҗева, Миңниса апа Шакирова, Әминә апа Заһретдинова Татарстан Рәисе бүләгенә бик сөенделәр, җитәкчеләргә кат-кат рәхмәт укыдылар. Сугышлар башка кабатланмасын, балаларыбыз, онык-оныкчыкларыбыз авырлыклар күрмәсен, ил-көннәребез тыныч булсын иде, дип теләделәр. Бу хакта Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев