Пар канатлар
Кешеләрең синең, Апасым!

Пар канатлар

Апаста яшәүче кадерле әти-әниебез Ногманов Рәмис Госман улы һәм Ногманова Тәгъзимә Мәгъдәй кызы Алтын туйларын билгеләп узды.

Безнең өчен һәрчак үрнәк, терәк, киңәшче һәм һәр башлангычыбызга этәргеч биреп, хуплап торучы әти-әниебез 50 ел парлы гомерне бер уйда, бер максатта һәм намуслы хезмәттә узды. Әти-әниебез 1976 елның 6 августында гаилә кора. Пермь якларыннан авылга килгән яшь укытучы кызны, Борнашта яшәүче, бу елларда үзе дә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче әтиебез пар канаты итеп сайлый. Һәм бер дә ялгышмый. Бер генә елга дип килгән, рәтләп татарча да сөйләшә белмәүче кызны әтиебез гомерлеккә Апас җирлегенә алып кала. Хезмәт сөйгән ике яшь йөрәк шушы көннән шатлыкларын да, борчуларын да бергә бүлешә.

Әтиебез укытучы булып эшләгәннән соң, мәктәп директоры булып билгеләнә. Аннан соң да гомер буе бик күп җаваплы вазифалар били, җитәкче урыннарда эшли. Аны белмәүчеләр бик сирәктер. Әниебез дә озак еллар укытучы һөнәренә тугры булып яши. Бүген дә укучыларыннан хөрмәт тоеп, рәхмәт сүзләрен еш ишетә.

фото Ногмановы
Ногманов Рәмис, Ногманова Тәгъзимә һәм гаиләсе

Бүген йортыбыз безнең - улы, кызы, килен-кияүләре, берсеннән-берсе тәмле 6 оныклары өчен иң кадерле җир. Зур бер гаилә булып яшибез. Җәй буе балаларыбыз биредә тәрбияләнә. Алар да әти-әни үрнәгендә хезмәткә өйрәнә, тормыш серләренә төшенә.
Шундый танылган, зур дәрәҗәләр яулаган, үз көчләре белән хезмәт баскычлары буйлап күтәрелгән, ләкин кеше булып кала белгән, хөрмәт һәм ихтирамны югалтмаган гаиләнең баласы булу зур горурлык. Без бик шат һәм бәхетле. Көн саен әти-әнинең хәлен белә, аларның киңәшләрен тыңлый, шатлыкларыбызны бүлешә, уңышларыбызны сөйли алабыз.

 

Кадерле әти-әниебез! Рәхмәт сезгә безгә гомер биреп, тормышта дөрес юлны күрсәткәнегез, белем, һөнәр үзләштерергә ярдәм иткәнегез өчен. Инде үзебез әти-әни булгач та йөрәк җылыгызны кызганмыйча, һаман да без дип яшәвегез өчен ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Кайчан кайтсак та йортыбыз нурлы, тәмле ризык исләре чыккан, йөзегез якты һәм үзегез бик юмарт. Безнең өчен, оныклар өчен яшисез, килен-киявегез өчен дә үз әти-әниләре кебек була беләсез. Оныкларыгыз сезнең өчен бик кадерле. Алар үзләре дә дәү әти, дәү әни дип өзелеп тора.

Кадерле әти-әниебез! Алтын туегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Тагын озак еллар тигезлектә, рәхәттә, бәхеттә, сәламәтлектә яшәвегезне телибез. Без сезне бик яратабыз! Сез бу җирдәге иң әйбәт әти-әни, дәү әти-дәү әни, хуҗа-хуҗабикә һәм алтынга тиң, алмаштыргысыз кешеләр!

Кулга-кул тотынып ярты гасыр

Сандугачтай гомер итәсез.

Бер-берегезгә һәрчак терәк булып

Тормыш йомгакларын сүтәсез.

Һәркем сезгә карап сокланадыр

Ихтирамлы сезгә карата.

Йөрәгегездә булган сөю хисе

Кояш төсле нурлар тарата.

Иң зур бәхет бит ул, чәчкә чал төшсә дә,

Парлап атлау гомер үренә.

Сезнең үрнәк булган тормыш җыры

Гөлләр булып җанга үрелә.

Сезне яратып – улыгыз Марсель, кызыгыз Альбина һәм гаиләләребез.


Нет комментариев