“Пар канатлы булу – олы бәхет”
Урта Балтай авылының иң үрнәк парлары - Сөләймановалар һәм Шакировлар Алтын туйларын каршыладылар.
(30 июль, “Апастово-информ”).
Урта Балтай авылыннан Ринат абый һәм Җәвидә апа Сөләймановлар районыбызның иң үрнәк, иң мөхтәрәм парларның берсе. Бар гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладылар алар. Хезмәт стажларын бергә кушсаң да, барлыгы 80 ел исәпләнә. Үзләре дә өч бала тәрбияләп үстерделәр.
-50 ел гомер - аккан су кебек үтте дә китте. Кыенлыклар да, шатлыклы мизгелләр дә күп булды. Бала югалту хәсрәтен дә кичердек. Сабыр канатларыбызны сындырмаска тырыштык. Бүгенге матур тормышыбызга куанып, балаларыбызның, укыткан укучыларыбызның уңышлары белән горурланып, һәр көнебезгә сөенеп яшибез, - диләр Сөләймановлар.
Шулай ук Урта Балтай авылыннан килгән Фәһим абый һәм Мәдинә апа Шакировлар да тормыш юллары хакында горурланып сөйләделәр. Танышкан, кавышкан мизгелләрен дә алар бүгенгедәй хәтерлиләр. Фәһим абый үзе төрле өлкәләрдә хезмәт иткән, агроном, партком секретаре булып та эшләгән, җәмәгать эшләрендә дә актив булган. Тормыш иптәше Мәдинә апа озак еллар сатучылык иткән. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
-Казанда авыл хуҗалыгы институтында укыганда очраштык. Шуннан бирле без һаман бергә. Балаларны аякка бастырып, оныклар үстерешеп, тормыш мәшәкатьләре белән вакыт узганы сизелмәде дә, - диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев