Радик Исмәгыйлев: “Җирлекне, җирне яратып, үземнең халкым дип эшлим”
Радик Исмәгыйлев 2010 елның 5 мартында Каратун җирлеге башлыгы итеп билгеләнә. 5 ел эшләгәннән соң, мәдәният өлкәсендә үзен сынап карый. Ләкин хуҗалык эшенең җаен белгән, оештыру сәләтенә ия, кешеләр белән уртак телне тиз табучы җитәкченең урыны биредә икәнен аңлап, 2022 елның февралендә аны кабат Каратун авыл җирлеге башлыгы итеп куялар.
-Шушы җирлектә туган егет буларак халык миңа якын. Җирлекне, җирне яратып, үземнең халкым дип эшлим. Башкарылган эшләрем өчен сөенәм. Халык өчен тырышканда, рәхмәтен дә ишетәсең, ләззәтен дә аласың. Эшкә барасы килә. Бик үк җиңел булмаса да, үземнең хезмәтемне яратам, - ди ул.
Каратун җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев тырыш, нәтиҗәле хезмәте өчен Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллинның Рәхмәт хатларына лаек.
2025 ел - җирлек өчен уңышлы чор була. Алар Татарстан Республикасының “Яңа ел чыршысы” бәйгесендә катнаша һәм 2нче урынны ала. Алар 200 мең сум акчага лаек була. Әлеге акчага компьютер сатып алалар һәм Кыш бабай, Кар кызы киемнәре тектерәләр. Шулай ук Татарстан Республикасының 2 миллионлык грантын оталар. Бу акчалар да көнкүреш шартларын яхшыртуга сарыф ителә. Свияжный бистәсенә су башнясы куела, тракторга кар эттергеч, үлән чапкыч алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев