Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Радик Шәфигуллин Апас Сабантуенда кунак булды

«Бүген Апастыда милли рухлы Сабантуй! - дип бәян итте Казаннан килгән мактаулы кунак Радик Шәфигуллин. Бәйрәм чишмәсендә район башлыгына Казан мэрының Рәхмәт хатын тапшыру, «Ак Барс» Холдингы бүләкләрен тарату кебек мөһим вакыйгалар урын алды.»

Тумышы белән Әҗем авылыннан булган, районда киң күңелле иганәче буларак билгеле, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең финанс-милек мәсьәләләре буенча урынбасары Радик Шәфигуллин да Сабантуйның мөхтәрәм кунагы булды.
-Бүген матур бәйрәм. Барыбыз да күңел ачабыз. Бу бәйрәмнең үзәгендә тырыш хезмәт кешесен зурлау, данлау ята. Райондашлар күркәм хезмәт нәтиҗәләре белән сөендерә. Бәйрәмнең милли рухта узуы аеруча күңелгә якын, - диде ул.
Радик Шәфигуллин район башлыгы Айрат Җиһаншинга Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның Рәхмәт хатын тапшырды. Ул шулай ук хезмәт алдынгылары - “Нур” хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Фәнис Гайнуллин, “Апас-Мол”ның алдынгы механизаторы Азат Фәхретдинов, “Табар” хуҗалыгыннан алдынгы ферма мөдире Расыйх Фәттаховны бүләкләде, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Апас-Мол” агрофирмасы җитәкчесе Гадел Хәкимов, механикалаштыру департаменты директоры Ленар Саитшин райондашларны Сабантуй белән тәбрик итеп, “Ак Барс” Холдингының күкрәк билгеләрен, Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

#летовтатарстане

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев