Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Район башлыгы Айрат Җиһаншин: “Сезнең хезмәт кеше милкен, сәламәтлеген, гомерен саклап кала”

27 декабрь – Россиядә коткаручылар көне буларак билгеләп үтелә. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оешуга 35, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оешуга 30 ел тула.

(27 декабрь, “Апастово-информ”).



Янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә эшләүчеләрне бәйрәмнәре уңаеннан район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм район прокуроры Зөфәр Абитов котлады. 
“Хөрмәтле хезмәткәрләр! Авыр тормыш хәлендә калучылар сезнең хезмәтегезнең кыйммәтен ныграк аңлый. Сез бик кирәкле һәм игелекле эш башкарасыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсе килә. Сезнең хезмәт кеше милкен, сәламәтлеген, гомерен саклап кала. Ныклы сәламәтлек, уңышлар телим. Сез барда без үзебезне ышанычлы тоябыз”, - диде район башлыгы. 
Айрат Җиһаншин нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Авыр, гадәттән тыш хәлләрдә калганда һәр кеше өмет белән сезгә карый. Сезнең һөнәри осталык, кыюлык, тәвәккәллектән күп нәрсә тора. Һәркем коткаручы була алмый. Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында, үз гомерегезне куркыныч астына куеп ярдәмгә ашыгасыз”, - диде район прокуроры. 
Апас янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Павел Тихонов барлык хезмәттәшләренә, хезмәт ветераннарына рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев