Район җитәкчелеге сугыш ветераны Хәйретдин Сәлаховны Өлкәннәр көне белән тәбрик итте
Хәйретдин Сәлахов арабызда яшәүче бердәнбер сугыш ветераны.
(1 октябрь, “Апастово-информ”).
Үтәмештә яшәүче хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлаховның бәйрәм иртәсе күңелле мизгелләрдән башланып китте. Хөрмәтле ветеранга Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлау сүзләре ирештерелде, күчтәнәч тапшырылды.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм Югары Ындырчы авылы җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин Хәйретдин ага Сәлаховның өендә булып, изге теләкләрен юлладылар, олы хөрмәт белдерделәр.
101 яшьлек аксакал бик канәгать булып, хөрмәт итүләре өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.
Хәйретдин абый Сәлахов 18 яшендә сугышка китә. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана. Сугышта кергән мина кыйпылчыгы әлегә кадәр башында саклана, тәнендәге җәрәхәт эзләре бүген дә сыкрый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев