Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Район мәгариф бүлеге методисты Ләйлә Әхмәтҗанованың намуслы хезмәт югары бәя алды

Ләйлә Әхмәтҗанова 2007 елдан бирле район мәгариф бүлегендә методист булып эшли.



Ләйлә Әхмәтҗанова югары квалификациягә ия белгеч. Ул районның мәгариф оешмаларына оештыру-методик һәм мәгълүмати яктан ярдәм күрсәтү эшен башкара, мониторинг тикшерүләрне оештыра, “Мәгариф сыйфатын бәяләүнең дәүләт системасы”нда эш алып бара. Ләйлә Гарәфтин кызы 9 ел дәвамында «Ел укытучысы" һөнәри бәйгесенең кураторы булып тора. 2017нче елдан бирле бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрүгә зур өлеш кертә. Үзе дә төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулый. Берничә ел дәвамында “Иң яхшы методист” Республика грантына ия.
Ләйлә Әхмәтҗанованың хезмәттәшләре арасында да хөрмәте зур.
Намуслы хезмәте өчен җитәкчелек тарафыннан да югары бәя ала. Ләйлә Әхмәтҗанова районда узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев