Район үзәк хастаханәсе игелекле эшкә кушылды
Кешеләрең синең, Апасым!

Район үзәк хастаханәсе игелекле эшкә кушылды

Гуманитар ярдәм җыю эшенә райондашлар теләп кушыла, оешмалар да бердәмлек күрсәтә.

(6 октябрь, “Апастово-информ”).



10нчы октябрь көнне Апастан хәрбиләргә гуманитар ярдәм китәчәк.
“Ярдәм янәшә” акциясенә район үзәк хастаханәсе дә бик теләп кушылды.
Коллектив барлыгы 50 йокы капчыгы, җиде дрейль һәм ике шуруповерт тапшырды.
Райондашлар азык-төлекне, җылы киемнәрне “Алга” яшүсмерләр клубына китерә ала.
Акчалата ярдәмне: 2200 5301 9339 6843 номерлы картага (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы) күчереп була.


Нет комментариев