Районда эшмәкәрләрне хөрмәтләделәр
Рәсәйдә эшмәкәрләр көне уңаеннан бизнес вәкилләре котлаулар кабул иттеләр.
(11 июнь, “Апастово-информ”).
Эшмәкәрләр район мәдәният йортына тантаналы бәйрәм чарасына җыелдылар. Алар хөрмәтенә котлау сүзләре яңгырады, мәдәният йорты хезмәткәрләре моңлы җырларын бүләк итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов кече һәм урта бизнес вәкилләрен җылы сәламләп, район башлыгы Айрат Җиһаншинның ихлас теләкләрен ирештерде.
“Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезгә районыбызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәнегез һәм тырышлыгыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Эшмәкәр – инициативалы, үзендә зур җаваплылык тоеп, үзенә таянып эшләүче кеше. Һәрвакыт яңалыккла омтыла. Бу үз чиратында зур көч, игътибарлылык һәм тагын да зуррак җаваплылык өсти. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә яңа эш урыннары булдырыла, районның социаль-икътисади инфраструктурасы үсә. Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итеп, зур уңышлар, куйган максатларга ирешүегезне, уй-планнарыгызның тормышка ашуын телибез”, - диде Булат Әхмәтҗанов.
Бәйрәм тантанасында нәтиҗәле эшләүче, районның социаль-икътисади мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнашучы эшмәкәрләр район башлыгы Айрат Җиһаншинның һәм Бөтендөнья татар конрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Очрашу барышында Татарстанда эшкуарлыкка ярдәм итү фондлары һәм банк вәкилләре эшмәкәрлекне үстерү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Бүгенге көндә районда 512 кече һәм урта эшмәкәр, 1405 үзмәшгуль теркәлгән. Районда предприятиеләрнең экспорт потенциалын үстерү буенча актив эш алып барыла, ярдәм чаралары тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев