Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Районда яшьләрне хөрмәтләделәр

Яшьләр көне уңаеннан һәм “Татарстанда җәй” проекты кысаларында үзәк ял паркында бәйрәм чарасы узды.

(28 июнь, “Апастово-информ”).


  Бәйрәмгә килгән апаслылар  өчен ял итү, күңел ачу чаралары оештырылды. Район Советы җитәкчесе Булат Гатиятуллин һәм районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин бәйрәм тәбрикләүләрен җиткереп, изге теләкләрен юллады.
Районыбызда хезмәт куючы яшь белгечләр, туган ягыбызның актив яшьләре, спортчылар, республика, бөтенрәсәй бәйгеләре җиңүчеләре, аларны әзерләүче райондашларыбыз сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде.  Районда яңа тормыш корган яшьләр дә истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәмдә район яшьләре һәм кайткан кунаклар катнашында бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Рәмис Габдулхаев, Нария Хасанова, Фаил Сәфәров, Лилия Нуриәхмәтова, Алмаз Сафиуллин, Камил Гайнетдинов, Ранис Сәйфетдинов моңлы җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев